Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр көне белән!

Хөрмәтле чистайлылар! Без зур булмаган, әмма бик уңайлы һәм матур шәһәрдә яшибез. Кемдер биредә туып үскән, кемнедер язмыш дигәнең китергән. Әмма ул безнең һәркайсыбызга бик якын һәм кадерле, беребез дә аның язмышына битараф түгел.

Быел Чистаебызга 243 ел тула. Әмма без үткәннәр белән генә яшәмибез, без һәр ел саен үз алдыбызга максатлар куя­быз һәм уңай нәтиҗәләргә ирешәбез, күп кенә милли проектларда, федераль һәм республика программаларында катнашабыз. Алар безгә шәһәребез проблемаларын хәл итүдә һәм төзекләндерү буенча күләмле проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәләр. Без шәһәребезнең көннән -көн матураюын күреп шатланабыз.

Барыбыз бергәләп Чистайның яңа тарихын язабыз, аны төзек, матур, уңайлы, икътисади яктан үскән шәһәр итү өчен тырышабыз.

Шәһәр көне барыбызда да тарихи тамырларыбызга хөрмәтне, киләчәккә ышанычыбызны тагын да арттырсын! Яраткан шәһәребез чәчәк атсын, халкының тормыш дәрәҗәсе күтәрелсен!
Барлык чистайлыларга да ныклы сәламәтлек, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев