Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сагынам сине, бабам

Минем бабам Сөнгатуллин Гатаулла Сөнгатулла улы 1900 елда Чистай районы Татар Баганалысы авылында беренче бала булып дөньяга килгән.

Ул дүрт сыйныф белем алган, алга таба белем алырга мөмкинлеге булмый. 14 яшендә бер-бер артлы әти-әнисе үлеп киткән. Тома ятим калганнар. Беренче бала булганга энеләрен дә карарга кирәк була. Ябык, чандыр малай бик яшьли эшли башлый. Тормышы бик авыр була: кечкенәдән бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татырга туры килә. Энеләрен Хөснулла белән Гарифулланы балалар йортына бирми, үзе тәрбияләп, үстереп, тормыш юлына бастыра, өйләндерә.

Бабам гражданнар сугышында да катнаша. Сугыштан кайткач, 1925 елда Ситдыйк бабай кызы Миңнекамал әбигә өйләнә. Ике малай, ике кыз тәрбияләп, матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана.

1941 елның 29 августында бабам фронтка китә. Дөньяга яманаты таралган «Суслонгер» лагерена өйрәнүләр үтәр өчен эләгә. Бабам андагы ачлыкны, андагы тормышны күз яшьләреннән башка сөйли дә алмый иде. Бик каты шешенеп, больницага эләгеп кенә исән кала. Алга таба аны тагын биш ел окоплар, сугыш кыры көтә… Ул Сталинградны алуда, Будапешт операциясендә, Днепрны кичүдә, Украина, Белоруссия, Румыния, Югославия, Венгрия, Польша, Австрияне азат итүдә катнаша. Бабамның сугышта күргәннәрен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел, ничек түзгәннәр, ничек исән калганнар…

1946 елда исән-сау туган авылы Татар Баганалысына кайту насыйп була. Сугыштан кайткач та тормыш җиңел булмый, ул тимерче булып эшкә урнаша. Тормышында гел ятимнәр тәрбияләргә туры килә. Энесе Гарифулла хатыны белән тиф авыруыннан үлеп китәләр. Аның ике баласын Хөснулла абый белән карыйлар. Аннан соң әбиемнең энесен тәрбияләп үстерәләр.

Бабамны алдагы тормышында тагын бер кайгы сагалап торган әле. Ныклы таянычы булган кече улы (минем әтием Минхәйдәр) 34 яшендә үлеп китә. Тагын ятимнәрне карап-үстереп, тормыш юлына бастыра, монысы үзе зур батырлык!

Гомере буена ятимнәр карап, ике сугышта булып, авыр тормышта яшәп, авырлыклардан бервакытта да сынмаган, көчле рухлы, акыллы булган.
Мин бабам белән горурланам. Ул үзе дә мине бик ярата иде, кызым гына дип торды. Бөтен эшне бергә эшли идек, урманга печәнгә дә бергә бардык, утынны да бергә кистек. Хезмәт белән тәрбияләп үстерде, бабама мин бик рәхмәтле.

Бабам мин китапханәгә эшкә кергән елны 76 яшендә көтмәгәндә мәңгелеккә китеп барды. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Һәрвакыт гадел, туры булырга өйрәтте.

Авылдашлар да, күршеләр дә, туганнар да аны гел яхшы яктан гына искә алалар. Ул бик сабыр, киң күңелле, күркәм холык­лы иде. Авылыбызда озак еллар имам вазыйфасын да башкарды.

Дингә килүемдә бабамның өлеше бик зур, ул ислам дине нигезләрен, догалар өйрәтеп калдырды.

Бабам, мин сине бик сагынам: син минем яраткан бабам да, әтием дә, киңәшчем дә идең. Һәрвакыт син минем күңелемдә, үзем үлгәнче догамнан ташламам!

Гөлсем Билалова Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев