Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шагыйрьнең туган ягында күргәзмә ачылды

«Йөрәк түреннән сүзләр агыла…» Мөслим районының туган якны өйрәнү музеенда узган очрашу кичәсе шулай дип аталды.

Анда, 21 октябрь көнне Рифкат Гардиевне искә алу кичәсендә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүгә багышланган күргәзмә-экспозиция ачылды.

Барыбыз да яраткан Рифкат Гәрәйхан улы нәкъ менә шунда, Мөслим районында дөньяга килгән.

Рифкат Гардиев ярдәмчел, энергияле, иҗади, тормышны өзелеп яратучы, искиткеч кеше иде! Күзләре күрмәсә дә, ул шигырьләр иҗат итте, тәрҗемә белән шөгыльләнде, спорт белән мавыкты, үзенең биюе белән дә безне шаккатырды!

Әлеге чарага Чистай шәһәре­нең «Энҗеләр», «Ступени» әдәби берләшмәләре әгъзалары, Рифкат Гәрәйхан улының Чистай, Бөгелмә, Мөслим шәһәрләрендә яшәүче туганнары килгән иде. Безнең анда катнашуыбыз Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Герасимова ярдәме белән булды.

Әлеге очрашуны узды­ру теләге туган якны өйрәнү­челәрнең «Урал (ЯИК) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм заман» IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы вакытында туды. Бу исә тагын бер кат Бөтендөнья татар конгрессы, Туган якны өйрәнүчеләр эшләре буенча комитет тарафыннан оештырылган форумнар, фәнни-практик конференцияләр эшлекле туган як элемтәләрен көйләү, үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирүен раслый.

Мөслим туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Наил кызы Бәдретдинованың тиз арада искә алу кичәсе оештыруы һәм экспозицияне ачу тагын бер тапкыр мөслимлеләрнең үз кече ватаннарының чын патриотлары булуын раслый. Кунаклар туган якны өйрәнү музее белән таныштылар, ул һәрберсен үзенең байлыгы һәм экспозицияләрнең тирәннән уйланып эшләнгән булуы белән гаҗәпләндерде. Түгәрәк өстәл янында ике районның туган якны өйрәнү эшләренең үсеш перспективаларын тикшерделәр, туган якны өйрәнү юнәлешендә чаралар билгеләделәр.

Альмира Шәрифуллина, туган якны өйрәнүче, Йолдыз мәктәбенең тарих укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев