Сабыйлар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар
5нче номерлы «Алсу чәчәк» балалар бакчасында театральләштерелгән тамаша булды.
Спектакльне «Яшел ут» конкурсы кысаларында әзерләгәннәр. Тамашаның төп геройлары – әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр.
Театральләштерелгән тамашада катнашып, мәктәпкәчә балалар юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар. Крокодил Гена юл-патруль хезмәте инспекторы белән Чебурашканы машиналар хәрәкәт итә торган юлда үз-үзен тотарга өйрәттеләр, юл билгеләре белән таныштырдылар. Әкиятләргә хас булганча, Шапокляк һәм Ларисканы юлда зыян иткәннәре өчен гафу иттеләр. Спектакльне мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр карадылар. Анда «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чистай бүлеге башлыгы Светлана Сидорова, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Владислав Воляков һәм республика ЮХИДИ ветеран оешмасы вәкиле Олег Кирсанов катнаштылар. Кунаклар балаларга китаплар бүләк иттеләр.
– Юлда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләре булдыру, балаларны транспорт мохитенә яраклаштыру – безнең мәктәпкәчә учреждение эшчәнлеге максатларының берсе. Педагоглар моны оешкан белем бирү эшчәнлегендә, режим моментларында, балаларның мөстәкыйль эшчәнлегендә гамәлгә ашыралар, – дип сөйли балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Марина Спиридонова.
Балалар юлда үз-үзләрен тоту әлифбасын яхшырак истә калдырсын һәм үзләштерсен өчен учреждениедә бай эчтәлекле мохит булдырылган. Сюжетлы-рольле уеннар өчен атрибутлар булган махсус зона, юл макетлары, автор ярдәмлекләре, өстәл-басма уеннары, электрлаштырылган светофорлар, яктылык кайтаручы жилетлар, магнит тактасы бар. Һәр төркемдә юл куркынычсызлыгы үзәге, ә балалар бакчасы территориясендә юл тамгалары бар. Өлкән тәрбияче сүзләренә караганда, балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча белем бирү эшендә педагоглар һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеге аерым урын алып тора, белешмәлекләр, листовкалар, буклетлар эшләнә. Тематик консультацияләр, ата-ана җыелышлары, балалар һәм ата-аналар ясаган рәсем һәм кул эшләре конкурслары үткәрелә.
– Балаларны хәрәкәт итү кагыйдәләре белән күбрәк кызыксындыру өчен без ЮХИДИ вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән берлектә «Иң кадерле кешеңне каеш белән эләктер», «Юлда күрен» акцияләре оештырылды. Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә без бәйрәмнәр һәм күңел ачулар үткәрәбез, аларда балалар мавыктыргыч сәяхәт кылалар, юл әлифбасын тиешенчә белмәүчеләргә булышалар. Шапокляк эшләре турында театральләштерелгән тамаша – шундый чараларның берсе, – дип билгеләп үтә Марина Анатольевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев