Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабырлыгы белән сокландыра

Кызыл Ялан авылында гомер итүче Хәтимә апа Мөэминовага тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән.

Һәр кеше бу дөньяга сыналыр өчен килә. Беркемнең дә тормыш юлы сикәлтәсез, шома гына бармый. Әмма, миңа калса, өлкән буын кешеләренең – әби-бабаларыбызның өлешенә тагын да күбрәк авырлыклар төшкән.

Сугыш чоры баласы буларак, Хәтимә апага да тормышта авырлыклар күп күрергә туры килә. Ул 1932 елның 2 апрелендә Кызыл Ялан авылында Исхак бабай белән Зәйнәп әби гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә җиде бала үсә. Әтиләре, олы абыйлары сугышка киткәндә Зәйнәп әби алты бала белән кала. Нәрсә генә, нинди генә авырлыклар күрми сугыш чоры балалары. Ачлык, ялангачлык, төрле кул хезмәтен таләп итүче искиткеч катлаулы, авыр эшләр. Барысы да шул хатын-кызлар һәм 12-13 яшьлек балалар җилкәсенә төшә. Башка сугыш чоры балалары кебек үк, Хәтимә апа да, рәхәтләнеп уйнар чакта, нужа күреп үсә. Чабаталы бала чагы турында, кычыткан, алабутадан аш пешереп, черек бәрәңгедән кәлҗемә, елга ярлары буенда сары балчыктан «күмәчләр» ясап ашаганнарын оныкларына күп тапкырлар сөйләгәндер ул... Канәгатьлек хисе белән «Кешедән артык та, ким дә яшәмәдек», – ди.

Башлангыч белемне Яланда, күрше Талкыш авылына йөреп җиде класс белем ала. Үз авылыннан әллә кайларга читләргә китеп бәхет эзләп йөрми ул, 1952 елның май аенда шул авыл егете Исмәгыйльгә кияүгә чыга, төп йортка килен булып төшә. Яшь гаилә тормыш йөген бергәләп тарта башлый. Кайнанасы белән 32 ел бергә яши. Тормыш иткәндә олы кешенең сүзе зур роль уйный, аны хөрмәтләп, олылап яши ул. Иренең туганнарын якын итә, күршеләре белән дә гомер-гомергә дус- тату була. Туры сүзле, гадел булганы, тырышлыгы, хезмәт сөюе өчен үзен дә яраталар аны. «Күршеләргә кемгә сердәш, кемгә киңәшче, кемгә ярдәмче булдым, гөр килеп, яшәдек, Аллаһка шөкер», – ди. Гаиләне шатландырып, ямь өстенә ямь өстәп, бер-бер артлы балалар, мәхәббәт җимешләре: Әгъләм, Шамил, Рамил, Наилә дөньяга килә. Исмәгыйль абый шофер булып эшли, Хатимә апа бер эштән дә курыкмый, кая кушсалар, шунда бара. Эштә дә, тормышта да сынатмас­ка тырышып яшиләр. «Балаларны өйдә, яллар алып үстереп утыра алмадык инде, әни (каенанасы) карашты», – ди ул. Балаларын хезмәт сөяргә, кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел, миһербанлы булырга өндәп үстерәләр. «Оныкларымны да эшкә өйрәтергә тырыштым, эшнең ямен тәмен белеп үссеннәр», – ди ул.

 Гомер дигәнең аккан сулар кебек, көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Балалар һәрберсе үз юлын таба, һәрберсенең үз язмышы, үз тәкъдире... Бүгенге көндә Хәтимә апа биш вакыт намазын укып, ураза тотып, һәрберсенә догада булып, изге теләкләрен теләп тора. Улларына газиз әни, киленнәренә сабыр, ягымлы каенана, онык һәм оныкчыкларына әби булганга шөкерана кылып, һәр туган көнгә сөенеп яши. Тормыш иптәше Исмәгыйль абыйның вафат булуына да байтак вакыт үткән, егерме бер ел... Пар канат булып шул матур тормышта, балалар оныклар белән гөрләшеп яшисе генә дә бит... Берни эшләп булмый, язмыштан узмыш юк. Кайгы өстенә кайгы килеп кенә тора, бергә төп йортта яшәүче килене Гөлияне дә яман чир уналты ел элек алып китте. Янындагы өч оныгына әни дә, әби дә булып, аларга ана назын биреп, авыр минутларында юатып, яшәргә көч-куәт, ышаныч өстәп, сабыр, түземле була белгәне өчен Хәтимә апа иң олы хөрмәткә, ихтирамга лаек. Ана өчен бала хәсрәтеннән дә ачысы юктыр. Әнә шул авыр кайгыны да кичерергә туры килә аңа. Көтмәгәндә, чирләп тә ятмыйча, олы улы Әгъләм өч ел элек китеп барды. Авыр югалтулардан бәргәләнгән ана йөрәгенә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар, түземлекләр бирсен. Ни хәл итмәк кирәк, тормыш дигәнең дәвам итә. Ул җиде бертуганнан үзе генә калды инде, барысына да намаз укыган саен дога кылып тора. Күзе күрә, колагы ишетә, аягында йөри, сабыр, чиста, бервакытта да зарланмый, булганына канәгатъ, шөкер итеп яшәп ята. Хәтимә апа бәхетен балаларыннан күрә, алар дип яши, шатлыкларына сөенә, борчу-мәшәкатьләренә борчыла, үгет-нәсыйхәтен дә, үтемле киңәшләрен дә җайлап кына үз вакытында бирә белә.

Бүген ул улы Рамил килене Сәлимә, оныгы Инсаф белән төп йортта кайтучыларны каршы алып, китүчеләрне озатып, матур тату гына гомер итәләр. Сәлимә Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан, монда килгәненә дә 12 ел була инде. Бик тырыш, уңган, бер эштән дә куркып тормый. Бик тә сөендергәне шул, балалар, килен, кияүләр белән уртак тел табып, барлык кайтучы туганнарны ачык йөз белән каршы алып, кунак итүе, ә оныкларның әби диеп үз итеп яратулары. Хәтимә апа ул турыда: «Сәлимәгә рәхмәт кенә яусын инде, барысын да үз балалары кебек кабул итеп яратты, уртак тел тапты, ә оныклар инде әби дип кенә торалар, бик яраталар үзен», – ди. Яратмаслык түгел шул, ачык мөлаем йөзе, тәмле теле, ә пешергән ризыклары телеңне йотарлык, барлык эшкә дә кулы ятып тора...

 Хәтимә апаның 9 оныгы, 13 оныкчыгы, нинди зур шатлык һәм куаныч! Һәммәсенә дә изге теләктә ул. Кылган догалары, тоткан уразалары, ел саен Аллаһы ризалыгы өчен чалган корбаннары барысы да кабуллардан булсын иде.

Амин. Шулай исән-сау булып, югалтуларга сабыр итеп, балалар-оныклар янәшәсендә гомер кичерергә язсын. Сабыр холыклы, көләч йөзле Хәтимә апага Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, иман байлыгы, бәрәкәтле хәерле гомер насыйп итсен.

Резидә Вәлиева, Кызыл Ялан авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев