Үсү өчен мөмкинлек алачаклар
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты социаль ориентлашкан коммерцияви булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүгә конкурс турында игълан итә.
Ул берничә өстенлекле юнәлеш буенча үтә: олы яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү; инвалидларның һәм аларның гаиләләренең социаль җайлашуы, эшкә урнашырга ярдәм итү, инвалидларны эш урыннарында яраклаштыру һәм беркетү; Ватанга мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү.
Конкурста катнашуга билгеләнгән законнар тәртибендә теркәлгән һәм район территориясендә үзләренең оештыру документлары белән 1996 елның 12 гыйнварында кабул ителгән «Коммерцияви булмаган оешмалар турында»гы 7нче номерлы Федераль законның 31.1 маддәсендә каралган эшчәнлек төрләре нигезендә конкурс игълан итү көненә кадәр ким дигәндә бер ел эшчәнлек алып барган коммерцияви булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен заявканы 12 марттан 12 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: Бебель урамы, 129, 3нче бүлмә. Кабул итү вакыты – 8дән 17 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен тел. 5-25-55.
Конкурс 16 апрельдә, 14 сәгатьтә, муниципаль район башкарма комитетында старт ала. Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев