Рус табигатенә сокланалар
«Чиста болыннар» табигый тыюлыгы үсемлек һәм хайваннар дөньясының сирәк очрый торган төрләре булган республикада иң эреләрнең берсе.
Үзәк Америкадан һәм Африкадан булачак экологлар «Чиста болыннар» дәүләт табигый заказнигында күлләрне тикшерү белән шөгыльләнәләр.
Казан университеты студентлары мондый практиканы эш дип тә атап булмый, диләр. Агымдагы елның икенче семестры артта калды, хәзер белемнәрне эштә ныгытасы бар. Югары биологик төрлелеге булган гаҗәеп табигать, грамоталы укытучылар һәм белгечләр – яхшы практика өчен тагын нәрсә кирәк?!
Студентлар экспедициясе «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгында урнашкан. Кыр шартларында егетләр һәм кызлар җирле күлләр экологиясе үзенчәлекләрен өйрәнәләр. Бу Казан университеты студентларының табигый заказникка икенче экспедициясе. Биредә алар су пробалары алалар, аның составын өйрәнәләр, үзенчәлекләре белән танышалар.
– Тикшеренүләрне узган ел башларга планлаштырган идек, әмма пандемия аркасында практика булмыйча калды. Аны, әлбәттә, онлайн форматта үткәрдек, әмма, килешегез, ул бөтенләй башкача үтә. Вәзгыять мөмкинлек биргәндә, без Чистай районына килдек, чөнки «Чиста болыннар» заказнигы мәйданы буенча республикада иң эре дип санала. Моннан тыш, биредә умырткалы хайваннарның һәм умырткасыз организмнарның бик күп төрләре яши. Җирле сулыкларның сыйфатын бәяләүгә аерым игътибар бирәбез, сирәк очрый торган һәм югалып бара торган үсемлекләрне һәм хайваннарны ачыклыйбыз. Аннары боларның барысын да Казанга алып китәчәкбез, лаборатор шартларда суның химик составын ачыклаячакбыз. Гидробиологик анализга килгәндә, без аны Казанга кайтканнан соң, микроскоплар кулланып, базабызда уздырачакбыз, – ди эколог, КФУ укытучысы Наил Назаров.
Наил Госман улы шундый практиканың булачак экологлар өчен аеруча мөһим булуын билгеләп үтте, бу парта артында укып утыру түгел инде.
Кристофер Мак университетта икенче ел укый. Ул Үзәк Америкадан килгән, табигатьне теләп өйрәнә һәм төрле экологик проблемаларны хәл итү буенча үзенең фәнни алымнарын эшли. Көньяк һәм Көнбатыш Африкадан килгән егетләр дә нәкъ шуның белән шөгыльләнәләр. Алар барысы да чын профессионаллар булырга хыялланалар. Ландилави Сиво һәм Коне Амара безнең төбәкнең флорасы һәм фаунасы белән беренче тапкыр танышалар. Чистайга экспедиция – алган белемнәрне практикада сынап карау һәм үзләре өчен яңа ачышлар ясау мөмкинлеге.
– Миңа мондагы табигать ошый. Ул шәһәрнекеннән аерылып тора. Бу минем өчен бөтенләй башка дөнья, – дип җирле матурлык турындагы фикерләре белән уртаклаша Кристофер.
– Без тышкы структуралар буенча балыкларның төрен билгеләргә мөмкин булуын белми идек. Минем өчен бу гаҗәеп нәрсә. Биредә яхшы тәҗрибә туплыйбыз. Бүген моллюск һәм башка балыкларны сайлап алдык. Без аларның классын, семьялыгын билгеләдек. Эшкә җитди якын килсәң, бу авыр түгел. Без табигатьне яратабыз, шуңа күрә бу юнәлешне сайладык. Киләчәктә белгечлек буенча эшләргә планлаштырабыз, – диләр студентлар Ландилави Сиво һәм Коне Амара.
Өйрәнү-кыр практикасы инде ике атна дәвам итә. Заказникта интернет юк, шуңа күрә егетләр һәм кызлар тулысынча үз тикшеренүләренә һәм тере аралашуга чумганнар. Җирлекне өйрәнү барышында студентларны тыюлык хезмәткәрләре озата йөри.
– Без студентларны участокка алып киләбез, күлләр не күрсәтәбез, аларның үзенчәлек ләре: атамасы, тирәнлеге турында сөйлибез. Тикшеренү эшен бергәләп үткәрәбез, – дип билгеләп үтте «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы белгече Роман Гринин.
Җирле күлләрне шулай җентекләп өйрәнү ун еллап үткәрелмәгән. Ә нәкъ менә «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы флора һәм фаунаның сирәк төрләре булган республикада иң зур тыюлыкларның берсе булып тора. Студентлар экспедициясе тикшеренүләр мониторингын яңарта. Аларның нәтиҗәләре чираттагы укыту-методик ярдәмлекләргә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев