Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәссамнар күзлегеннән Чистайны илебездә күрәчәкләр

Ике атна дәвамында чистайлылар шәһәр урамнарында Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Тольятти, Кырым һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән килгән атаклы рәссамнарны очраттылар.

Алар арасында Россия Сәнгать академиясенең биш әгъзасы да бар. Үз картиналарында алар Чистайның борынгы йортларын сурәтләделәр.

Уникаль грант проекты тормышка ашырылды

Хәтта ташландык йорт та картинада җанлана, матур булып тоела. Табигать пейзажлары, тарихи корылмалар, алар тирәсендә узган елгы яфраклар, яшеллек тә бар. Килгән рәссамнар һава торышына сөенеп бетә алмыйлар, чөнки ике атна эчендә ул тамырдан үзгәрде, ә агачлардагы бөреләр күз ачып йомганчы яфрак ярды. Май башында булган көчле җил һәм яңгыр Россия шәһәрләреннән килгән кунакларны куркытмады. Өсләренә плащ киеп, алар эшкә кереште.

«Борынгы Чистай. Яңарыш» проекты республика Рәссамнар берлеге башлап йөрүендә Президент грантлары фондының матди ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Чистай – ике катлы шәһәр»

Карл Маркс урамында без бер төркем рәссамнарны очраттык. Самарадан Иван Башкиров, мольбертын бер кулы белән җилдән саклап, Никольский соборын сурәтли. Урамда яңартылган йортлар булса да, рәссам аларны күрмәмешкә салышкан.

– Аларны да рәсемгә төшерер идем, әмма минем игътибарны җәлеп итмәделәр. Ә менә тарихи корылмалар сездә башка шәһәрләрдәге кебек түгел. Самарада да мәдәни мирас һәйкәлләре бар, әмма алар барысы да дүрт катлы, ә сезнең иске шәһәр – ике катлы. Монда рәссамнарны гына түгел, ә архитекторларны да алып килергә кирәк дип уйлыйм. Алар да кече шәһәрләрнең мәдәниятен өйрәнсеннәр. Билгеле, элек биек биналар төзү өчен транспорт булмаган. Хәзер зур шәһәрләрдә кечкенә йортны сүтәләр дә күпкатлы йорт салалар. Ә монда сакланган. Биналарның биеклеге һәм алар арасындагы киңлек пропорциясе гаҗәпләндерә, – ди Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Самарадагы 2нче номерлы сәнгать мәктәбе директоры.

Мәскәүдән килгән Бато Дугарджапов Чистай турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Зур елга, ә аның янәшәсендә генә шәһәр – Мәскәүдә моны күрмәссең. Барыннан да элек, Демьян Бедный урамы тәэсирләндерде, анда йортлар төрле төсләргә буялган. Ә агачлар Карл Маркс урамында бик ошады. Шуңа күрә минем картинамда төрле сюжетлар: төрле урамнардагы агачлар һәм йортлар өстенлек итә, – дип сөйли Мәскәү рәссамы, монументалист.

Абыйлы-энеле Сидоренко да Чистайда беренче тапкыр. Максим һәм Сергей безнең төбәк Идел буендагы Плес шәһәренең табигатенә охшаш, диләр.

– Елгадагы пейзаж мотивлары искиткеч. Җирле авылларга да бардык. Галактионово, Кубастагы табигать таң калдырды. Сүз дә юк, Чистайның үз йөзек кашы бар, бер-берсенә охшаш шәһәрләр аз. Плеста да табигать шундыйрак. Елга, калкулыклар һәм яр буенда кечкенә йортлар, – дип аңлатма бирәләр РФның атказанган рәссамнары.

Һәр картинаның тарихи белешмәсе булачак

Үз эшләрендә осталар Чулман буендагы шәһәрнең истәлекле урыннарын гына сурәтләп калмадылар. Программа кысаларында пленэрда катнашучылар җирле авылларда экскурсияләрдә булдылар. Алар борынгы Болгарның Җүкәтау шәһәрчеге һәм Татарстанның географик үзәге булган Булдырь авылы күренешләрен кәгазьгә төшерделәр, Чулман буйлап теплоходта йөрделәр.

– Бөтенроссия сәнгать пленэрына 50ләп рәссам килде. Аларның күбесе Чистайда беренче тапкыр. Һәрберсенең Чулман буендагы шәһәр турында үз фикере барлыкка килгән. Көн саен пленэрда катнашучылар бүленеп, борынгы йортлар, сәүдәгәрләр үзәге, архитектура һәйкәлләре күренешләре белән картиналар язалар. Рәссамнарга шәһәр ошый. Безнең максат – борынгы шәһәрнең тарихи истәлеген һәм архитектура образын сынлы сәнгать чаралары ярдәмендә саклап калу, – ди Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев.

Бөтенроссия сәнгать пленэрының һәр картинасының тарихи белешмәсе булачак, ягъни йорт кемнеке һәм ни өчен данлыклы булуы язылачак. Картиналарны һәм локацияләрне шулай ук фотога төшерәчәкләр һәм буклетлар ясау, күчмә күргәзмәләргә алып бару өчен цифрлаштырачаклар.

Президент грантлары фонды сайтында алга таба, шәһәрдә реставрация эшләре тәмамланганнан соң, проект дәвам итәчәк һәм киң колач җәячәк, дип күрсәтелгән. «Яңадан торгызылуга кадәр» һәм «аннан соң» дигән экспозиция оештырылачак. Анда 2021 елда, элеккеге хәленә кайтарылганчыга кадәр ясалган һәм 2025 елга реставрацияләнгән сәнгать әсәрләре берләштереләчәк.

Ике атналык эшнең нәтиҗәсе – йөзгә якын картина

Чистайлылар Бөтенроссия пленэрының ике атналык эшенең ахыргы вариантын күрделәр. Күргәзмәне өч мәйданчыкта: шәһәр тарихы музеенда, музей-күргәзмә комплексында, «Чистай» мәдәни үзәгендә оештырдылар. Гомумән алганда, рәссамнар 80ләп эш тәкъдим иттеләр.

Пленэр ябылу алдыннан кешеләр зал буйлап йөрергә, күргәзмәне карарга, бер-берсе белән фикер алышырга, картиналарның сюжетлары турында сөйләшергә өлгерделәр.

– Стильләр төрле, кайсылары аңлашыла, кайсылары – юк. Барыннан да бигрәк, иске йортлар, алар янында үлән чүпләп йөрүче тавыклар, эскәмиядә утырып торучы әби сурәтләнгән картиналар ошады. Алардан җылылык бөркелә һәм бераз моңсу да булып китә, – ди хатын-кыз.

Пленэрның тантаналы ябылуына район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов та килде.

– Россия рәссамнарын каршы алу безнең өчен зур дәрәҗә. Бу проект, чыннан да, бик мөһим, чөнки Чистай сурәтләнгән картиналар республика һәм хәтта ил буенча йөреячәк. Шундый искиткеч хезмәтегез өчен рәхмәт. Чистай районы башлыгы һәм җирле үзидарә органнары исеменнән пленэрны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Безнең шәһәр сезнең өчен һәрвакыт ачык, – диде Константин Валентинович.

Пленэрда катнашучыларга шулай ук Балалар сәнгать мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына мастер-класслар үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Остазлар киңәшләр бирделәр, үзләренең сәнгать өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай, Чувашстан Республикасының атказанган рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Викентий Лукиянов «Борынгы ишегалды» этюдының барлыкка килү этаплары турында сөйләде, этюдны майлы рәсем техникасында эшнең эзлеклелеген күрсәтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, пленэр вакытында ясалган картиналар сатылмаячак, соңыннан 20 эш Чистай музей-тыюлыгы фондына бушлай тапшырылачак.

– Алга таба күргәзмә Казанда, аннары Яр Чаллыда узачак. Тулаем алганда, без Татарстанның 8 шәһәрен йөреп чыгачакбыз. Шулай ук Чистай урамнары һәм тарихи корылмалары сурәтләнгән картиналарны Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы да күрәчәк, – дип йомгаклады Рәссамнар берлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев