Рәссам картиналарында ислам фәлсәфәсе чагыла
Чистайлыларга архитектор, рәссамнарның Мәскәү берлеге, халыкара сәнгать фонды әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Хайловның үзенчәлекле картиналарын карау бәхете елмайды.
Эшләр экспозициясе «Әнәс» мәчетенә куелды. Күргәзмә урыны очраклы рәвештә генә сайланмады билгеле. Чөнки бар эшләр дә ислам темасына багышланган. Мәскәү собор мәчетен төзү һәм төзекләндерү проектында катнашканнан соң, рәссам әлеге теманы яктыртуга керешкән.
– Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил Гайнетдинов мине Мәскәү собор мәчете интерьерын бизәкләү буенча сәнгать советының галим секретаре итеп билгеләде. Конкурсның кагыйдәләрен һәм шартларын язарга кирәк иде. Болар турында мин бернәрсә дә белми идем. Әлеге теманы тирәннәнрәк өйрәнә башладым. Китап укыганда, миндә уй-фикерләр, идеяләр туды, мин аларны киндергә төшердем, – ди Евгений Хайлов.
Автор мөселман дөньясына тирәннән чумып дигәндәй, аның бар нечкәлекләрен өйрәнгән, аны ювелир рәвештә үз картиналарына күчерә алган. Рәссам төгәл эшләү өчен күп вакытын гарәп телен өйрәнүгә багышлаган.
– Минем беренче эшләремдә сүзләрне язганда азрак хаталар киткән. Мине бу гарәп телен өйрәнүгә этәрде, мин Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институтының гарәп филологиясе кафедрасында шөгыльләнә башладым. Миңа өстән бирелгән нәрсәне мин фәнни фундамент белән ныгытып куям. Хәзер исламда яхшы ориентлашам, аның турында шактый күп беләм. Әлеге белемнәрне үз картиналарымда фәлсәфә уйланулар аша бирергә тырышам, – дип ассызыклый Евгений Михайлович.
Чистайда күргәзмә оештыруны башлап йөрүчеләр рәссам Наилә Нигъмәтҗанова һәм «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт икәнен дә билгеләп үтәргә кирәк.
– Мин Чистайда искиткеч картиналар күргәзмәсе ачылуга мин бик шат. Тәүге тапкыр мин андый картиналарны Казанда «Кол Шәриф» мәчетендә күргәзмәдә күргән идем. Аларда исламның бөтен әһәмияте, тирәнлеге, матурлыгы чагыла, – диде Әбүбәкр хәзрәт бирегә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Матурлык белән очрашып, кешеләр дингә карата тагын да сизгеррәк булырлар, – дип ассызыклады әлеге чараның мөһимлегенә бәя биреп «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
Шәһәр һәм районның имам- мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов мондый күргәзмәләрнең әхлакый үсештә зур роль уйнауларын, уйланырга мәҗбүр итүләрен билгеләп үтте.
– Рухи үсеш – ул мәчетләргә, чиркәүләргә йөрү генә түгел, безнең дөньяга карашыбызга тәэсир итүче төшенчә, – диде Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. – Әлеге картиналарга карагач, 1400ел элек булган вакыйгалар: Коръәннең ничек иңүе, Мәккәнең ул вакытта нинди булуы, исламның ничек таралуы күз алдына килә. Болар барысы да әхлакый ныклык бирә, без аны бәяләргә тиешбез.
Күргәзмә турында истәлеккә Евгений Хайлов Чистай мөхтәсибәтенә бер картинасын бүләк итте (рәсемдә өстә).
– Евгений Михайловичның сәнгатебезгә генә түгел, ә исламга керткән өлешен дә бәяләп бетерерлек түгел. Үзе првославие динендә булса да, ул бу темага тирәннән кереп, мөселман халкының күңел түрендә саклана торган якларын чагылдыра алган, – дип үзенең соклануын белдерде Наилә Нигъмәтҗанова.
Дөрестән дә, Евгений Хайлов картиналарына сокланмыйча мөмкин түгел. Күргәзмәгә килүчеләр аларны сихерләнгәндәй карадылар. Евгений Хайлов хезмәтләре кызыклы, үзенчәлекле. Аларга аерым бер мәгънә салынган. Һәр картинада барлыкка килү идеяләре, рухи-фәлсәфә фикерләүләр. Алар барысы да кешене уйланырга мәҗбүр итә. Алар исламның рухи һәм мәдәни мирасына гадәти булмаган хөрмәт белән сугарылган.
Әлеге идеяләрне һәм уйларны җиткерергә авторга аерым үзенчәлекле техника ярдәм итте. Евгений Хайлов төрле материалдан: агачтан, тиредән, металлдан, кыйммәтле ташлардан, алтын инкрустациясеннән, энҗе өстәмәләреннән файдаланган.
Картиналар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышыннан вакыйгаларны сурәтләүчеләрен дә күрергә була. Болар –«Хира куышлыгы», «Башлану. Мөхәммәтнең беренче мәчете», «Зәм-зәм тормыш чыганагы», «Бәдер янында сугыш», «Могҗизалы төнге сәфәр һәм Пәйгамбәрнең күтәрелүе», пәйгамбәрнең туганнарына, якыннарына багышланган эшләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев