Рөхсәте булмаган урман кисүчеләргә зур штрафлар яный
...
16 декабрьдән урманчылык хезмәткәрләре чыршы һәм нарат үскән урман массивларында патрульлек итә башладылар — «Чыршы» операциясе әнә шулай уза. Рейдлар 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Патрульлек итүнең төп максаты — ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау.
— Рөхсәте булмаган урман кисүчеләргә штрафлар яный, — дип искә төшерә Чистай районы урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов. — Агачларны законсыз кисү, урман үсентеләрен зарарлау гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачләрне законсыз кискән кеше киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманның сакланыш категориясенә бәйле рәвештә урманга китерелгән зыянны капларга тиеш.
Урманчы билгеләп үткәнчә, әгәр китерелгән зыян күләме 5 мең сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итсә, законнарда җинаять җаваплылыгы каралган.
Белгечләр ылыслы агачларны рәхсәт ителгән урыннарда сатып алырга киңәш итә.
Урман законнарын бозуның барлык очраклары турында урманны саклауның туры номерына 8-800-100-94-00, шулай ук ТР «Урман-янгын үзәге» дәүләт-бюджет учреждениесенең төбәк диспетчерлык хезмәте номерына 8 (843) 221-37-95 хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев