Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга даими кайгыртучанлык күрсәтергә кушты

Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү өстенлекле бурычларның берсе булып калырга тиеш

Бу хакта Җиңүнең 81 еллыгына һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган чаралар үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

 

Соңгы өч елда республикада ветераннар саны ике тапкырга диярлек кимегән – бүгенге көндә сугышта катнашкан 92 фронтовик һәм 5534 ветеран гына калды.

 

«Безнең беренчел бурычыбыз – һәр сугыш ветеранының тәүлек буе кайгыртучанлык һәм тиешле адреслы ярдәм алуына ирешү», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Җиңү көненә һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Шулай ук Россия оештыру комитетының мемориалларны карап тотуга, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерүгә һәм яшьләр өчен мәгърифәтчелек проектларын гамәлгә ашыруга бәйле йөкләмәләре республика контролендә кала.

 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Яшел Үзәндә – хезмәт батырлыгы шәһәрендә стела урнаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

 

Моннан тыш, Татарстан лидеры геройлар турындагы хәтерне саклау буенча берничә проектны төгәлләргә кирәклегенә басым ясады.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев