Рөстәм Миңнеханов Сергей Фурсенко белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга адреслы медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләште
...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Югары технологияле медицина ярдәме» фонды советы рәисе Сергей Фурсенко белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар адреслы медицина ярдәме күрсәтү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Югары технологияле медицина ярдәме» фонды зыян күрүчеләргә тулы канлы тормышка кайтырга мөмкинлек бирә торган нейромодуляция системаларын кулланып, протезлар һәм ортезлар кую буенча гражданнарга сыйфатлы һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтүдә ярдәм итә.
Чыганак: «Татар информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев