Рөстәм Миңнеханов Россия-Әмирлек бизнес-форумында Татарстан потенциалын тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Озак вакытлы үсеш архитектурасы: Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең яңа офыклары» бизнес-форумы пленар сессиясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте
Форумда технологик хезмәттәшлек трендлары турында фикер алыштылар.
Республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Рәисе яхшы үсеш динамикасы күрсәткән төп тармакларны санап үтте: нефть эшкәртү һәм нефть химиясе юнәлеше; автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар җитештерү; машина төзелеше.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Татарстанда көчле тармак һәм инновацион базасы булган партнерлар таба ала, дип ассызыклады Миңнеханов. Республика исә, үз чиратында, яңа инвестицияләр җәлеп итәчәк һәм яңа базарларга чыга алачак. Бу үзара файдалы хезмәттәшлек булачак, дип өстәде ул.
Республика җитәкчесе бу мәсьәләдә Татарстанның тагын бер мөһим өстенлеге буларак партнерлык финанславы булуны атады. Татарстан – Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча пилот төбәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев