Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Чистайда пассажирлар пристане төзелеше буенча башкарылган эшләр күләмен уңай бәяләде

Татарстан Рәисе эш сәфәре белән шәһәребездә булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистайга эш сәфәре барышында пассажирлар пристане төзелешенең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Гуськов урамында урнашкан бу объектта эшләр узган елның февралендә башланды. Бүгенге көнгә пристань төзелеше буенча эшләр 94 процентка башкарылган. Пассажирлар павильоны төзелгән инде, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм причал диварын төзү эшләре тәмамланып килә. Проектны быел төгәлләү планлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рөстәм Миңнеханов быел июль аенда әлеге объектта булган иде инде. Пассажирлар пристане шәһәрнең туристларны җәлеп итүчәнлегенә уңай йогынты ясар дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, объект «Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.
Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр булган шәһәргә сәфәре вакытында пристань бинасын навигация чорында гына түгел, ә ул тәмамланганнан соң да кулланырга тәкъдим итте. Бинаны яшүсмерләр клубы буларак куллану планлаштырыла. Шулай ук биредә балалар һәм спорт зоналары булган иҗтимагый киңлек булдырылачак.
Объектны карау барышында Рөстәм Миңнеханов төзелеш барышын һәм башкарылган эшләр күләмен уңай бәяләде. Ул ассызыклаганча, дөрес карар чыгарылган: пристань яңа иҗтимагый киңлек һәм балалар, яшүсмерләр өчен локация урыны буларак берләштереләчәк.
Рөстәм Миңнехановны ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар озата йөрделәр.

Фото  Р.Мазгутова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев