Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Чистай районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән Чистай районында булды. Эш сәфәренең төп максаты — язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.

Аның барышында Рөстәм Миңнеханов игенчеләр, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Рәискә агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында сөйләде.
— Районда чәчү эшләре штат режимында бара. Бүгенге көндә 30 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән, — дип хәбәр итте Дмитрий Алексеевич.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров узган ел йомгаклары буенча районда мөгезле эре терлекләрнең баш саны шактый кимегәненә игътибар итте. Ә быел «Чистополье» холдинг компаниясе мегаферманың яңа корпусларын эшләтеп җибәрде, бу күрсәткечләргә уңай йогынты ясарга тиеш.
Татарстан Рәисенә «Чистопольская» агрофирмасының яшелчә саклагычын күрсәттеләр. 5 гектар мәйданда 30 мең тонна яшелчә сыйдырышлы 5 яшелчә саклагыч урнашкан.
Объектта ике сортлау линиясе, бер юу линиясе, бер төргәкләү линиясе эшли. Һәр ангарда климат-контроль бар, ул яшелчәләрне саклау өчен кирәкле дымлылыкны саклый.
Узган ел сатуга 22 мең тонна бәрәңге, 1,7 мең тонна кишер, 1,5 мең тонна чөгендер әзерләнгән. Бәрәңге эре сәүдә челтәрләрендә сатыла.
Рөстәм Миңнехановка быел аграрийларның 893 һәм 105 гектар мәйданда шул рәвешчә бәрәңге һәм кишер утыртырга планлаштырулары турында сөйләделәр. Бүгенге көндә кәбестә һәм суган утырту тәмамланган.
Соңгы ике елда «Чистопольская» агрофирмасы 1 892 гектар сөрү җирендә су сугару системасын файдалануга тапшырган.
ТР Рәисе «Чистопольская» холдинг компаниясенең «Молко» терлекчелек комплексында да булды, анда технологик процесс белән танышты.
Рөстәм Миңнехановка биналарның быел файдалануга тапшырылуы турында хәбәр иттеләр. Болар — ике корпус, һәркайсы 400 башка исәпләнгән һәм 150 башка исәпләнгән бер бозау абзары. Ферма Александровка авылы янында урнашкан, анда 73 эш урыны булдырылган.
Республика башлыгына сыер абзарларын, саву залларын күрсәттеләр, технологик процесс турында сөйләделәр. 1 майга булган мәгълүматларга караганда, комплекста 2619,9 тонна сөт һәм 63,8 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук республика программалары кысаларында районда нинди эшчәнлек алып барылуы турында сөйләделәр. ТР Рәисе бүгенге көндә авыл җирлегендә гамәлгә ашырыла торган барлык программаларның да сакланачагын билгеләп үтте.
Рөстәм Нургали улы шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен дә игътибарсыз калдырмады, Чистайның тарихи үзәген торгызу перспективалары белән аерым кызыксынды. Дмитрий Иванов инвесторлар катнашында кайбер объектларны торгызалар, әмма бөтен фондны тәртипкә китерү өчен күп вакыт кирәген ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә районда ярдәм итү буенча нинди эш алып барылуы белән кызыксынды. Ул бүгенге көндә җирле хакимият өчен моның мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев