Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда өстенлекле мәдәни чараларны атады

Киләсе атнага берьюлы ике һөнәри бәйрәм туры килә. Шуларның берсе - Россия мәдәният хезмәткәрләре көне

Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов республикада 24 меңгә якын булган әлеге тармак белгечләрен котлады һәм аларга югары һөнәри осталыклары, Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Республика башлыгы быел өстенлекле чаралар арасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россия халыклары бердәмлеге елларына, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм татар профессиональ театрының 120 еллыгына багышланган чараларны атады.

 

Ул ассызыклаганча, Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирү халыкара хезмәттәшлек һәм республиканың мәдәни мирасын тану өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев