Россия матбугаты көне белән!
Газета белән бергә гомергә
1703 елның 2 гыйнварында (яңа стиль буенча 13 гыйнварда) Петр I указы буенча беренче Россия басма газетасына нигез салына. Нәкъ менә шул көнне басма сүзгә катнашы булган һәркем үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
Хәзерге мәгълүмат гасырында басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Укучыга материалны дөрес итеп бирү өчен журналисттан һөнәри осталык, талант, объективлык, ә кайчагында кыюлык та таләп ителә. Аның коралы – фотоаппарат һәм диктофон. Бу эштә ял да, бәйрәмнәр дә юк.
Җәмгыять алдында үз җаваплылыгын аңлаучы, ил өчен борчылучы корреспондентлар еш кына вакыйгалар үзәгендә булалар. Бөек Ватан сугышы фронтларында өлкән политрук исемен йөрткән һәм «Отвага» газетасының элеккеге корреспонденты танылган татар шагыйре, язучы һәм публицист Муса Җәлил исеме һәркемгә мәгълүм.
«Чистопольские известия» һәм «Чистай хәбәрләре» газеталары үз битләрендә гасырдан артык вакыт аралыгында шәһәр һәм район тормышындагы мөһим вакыйгаларны гына түгел, илебезнең төрле чорларының рухын, хис-тойгыларын да чагылдыра. Без Евгений Полосухин, Лена Щенникова, Александр Милов, Надежда Скокова, Рафаэль Сафин, Ольга Бандишоева, Надежда Чернышева, Гөлнур Садыйкованың кискен каләме астында туган материалларның укучылар хөкеменә чыгарылуын рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Без матбугат ветераннары Федор Дмитриев, Рафаэль Хәйруллин, Николай Уралов, Любовь Зайцева, Елена Ошибкина, Кәримә Азманова, Венера Йосыпованы рәхмәт һәм хөрмәт белән искә алабыз. Ә Саимә Гатина, Зинфира Зарипова, Зөлфия Латыйпова, Рушания Хәлиуллина, Вәсилә Әхмәтҗанова, Фәридә Сираҗетдинова исемнәре татар телендә чыга торган «Чистай хәбәрләре» газетасының даими укучыларына таныш. Хәзерге буын редакция хезмәткәрләре өчен алар үрнәк булып торалар.
Бу көнне без 2021 елның беренче яртыеллыгына узган язылу кампаниясенә йомгак ясый алабыз. Газета укучыларыбызның безнең газетага өстенлек бирүен һәм яңа дусларыбыз барлыкка килүен аңлау бик күңелле. Ә күп кенә тугры әбүнәчеләребезнең безнең белән тормыш юлы буйлап баруларын дәвам итүләре сөендерә. Безнең басманы сайлаганыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез һәм бернинди икътисади авырлыклар да безнең дуслыкка йогынты ясый алмас дип ышанабыз. Бөтендөнья пәрәвезе газеталарны кысрыклап чыгарырга тырышса да, күпләр газетаны кулга алып уку күпкә рәхәтрәк булуын безнең белән килешәләрдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев