Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегендә пенсияләр һәм түләүләрне индексацияләү хакында сөйләделәр

2025 елда Татарстанда яшәүче 1,1 миллион кешенең барлык пенсияләре вакытында һәм тулы күләмдә түләнгән

Пенсияләр ел саен инфляция дәрәҗәсен һәм пенсионерларның яшәү минимумы үсешен исәпкә алып индексацияләнә. Бүген коллегиянең Казанда узган йомгаклау утырышында Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.

 

«Пенсияләр 9,5 процентка индексацияләнде, 2025 елда иминият пенсиясенең уртача күләме 24,6 мең сумга җитте. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан индексацияләнә башлады, шулай ук ел саен августта түләүләрнең артуы сакланып калды. 2025 елда дәүләт пенсиясе, социаль пенсияләрне дә кертеп, 14,75 процентка индексацияләнде. Бу 85 меңнән артык кешегә кагылды», - дип сөйләде ул.

 

Пенсияләр составына беренче төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча өстәмә кертелгән. Түләү автомат рәвештә билгеләнә һәм ел саен индексацияләнә.

 

«2026 елда пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү эше дәвам итәчәк. 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнде. Эшләүче гражданнарның булачак пенсияләре шулай ук пенсия коэффициенты бәясен арттыру һәм билгеләнгән түләүләр аша индексацияләнә», – дип искәртте Эдуард Вафин.

 

Аның сүзләренә караганда, социаль пенсияләр 1 апрельдән пенсионерларның яшәү минимумы ничек үссә, шул темп белән арттырылачак.

 

«Пенсияләрне индексацияләүдән тыш, күп кенә гражданнар февральдән чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә арттырылган түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр алачак», - диде Эдуард Вафин.

 

«Айлык акчалата түләү белән бергә социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе дә индексацияләнә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча пенсия социаль түләүләренә чыгымнарның гомуми күләме 422,5 миллиард сум тәшкил итте, моны зур, икътисади яктан алга киткән төбәкнең еллык бюджеты белән чагыштырып була», – диде Вафин.

 

Коллегиянең йомгаклау утырышы Казанда узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев