Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия социаль фонды үз эшен башлап җибәрде

1 гыйнвардан Россия социаль фонды эшли башлады, ул пенсия һәм социаль иминият фондларын берләштерде. Бу социаль ярдәм чараларын алуны җиңеләйтәчәк һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак.

Берләшмә бүгенге көндә ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәтләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы дәвамчылыгын күздә тота. Димәк, пенсия һәм социаль иминият фондлары күрсәткән барлык хезмәтләрне яки тәкъдим иткән мәгълүматларны структуралар берләшкәннән соң элеккеге тәртиптә алырга мөмкин.

Россия социаль фонды бизнеска административ йөкләнешне киметәчәк һәм дәүләт социаль иминияте белән тәэмин ителгән россиялеләр категорияләрен киңәйтәчәк. Гражданнар өчен электрон сервислар саны артачак, балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар бердәм пособие ала башлаячак, иминиятләүчеләрдән хисап кабул итү яңа форма буенча үткәреләчәк.

1 гыйнвардан гражданнарны кабул итү хәзерге кебек үк пенсия фондының клиент хезмәтләре адреслары буенча урнашкан бердәм клиент хезмәте офисларында башкарылачак.

Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бердәм соратып алу буенча рәсмиләштереп булачак. Пенсионерлар, балалары булган гаиләләр, инвалидлар үзләренә уңайлы булган урынга – бердәм фондның якындагы офисына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачаклар.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсия һәм социаль иминият фондларын берләштерү законлы адым булуын билгеләп үтте.

– Россия Пенсия фонды 30 елдан артык эшләү дәверендә замана белән бергә атлап, федераль законнарны тулы күләмдә гамәлгә ашырды. Пенсия белән тәэмин итү өчен генә җаваплы оешмадан Россия пенсия фонды гражданнарга туганнан башлап гомере буе ярдәм күрсәтүче куәтле социаль институтка әверелде. Аны социаль фондка үзгәртеп оештыру Россиядә пенсия һәм социаль иминиятне камилләштерүдә яңа юнәлеш бирәчәк, – дип аңлатты Эдуард Вафин.

Берләштерелгән фонд турындагы мәгълүмат белән код аша кереп танышырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев