Россия Конституциясе көне белән!
Хөрмәтле чистайлылар! 1993 елның 12 декабрендә гомумхалык тавыш бирүе нигезендә илебезнең Төп законы кабул ителде.
2020 елның җәендә мөһим төзәтмәләр кертелде, аларның күбесе социаль мәсьәләләргә һәм территориаль бөтенлеккә кагылды. Бу конституцион нигездә Россиянең гамәлдәге барлык законнары төзелгән.
Төп закон дәүләт төзелешен билгели, гражданнарга төп хокукларны һәм ирекне гарантияли. Безнең ил үзенең бөтенлеген саклап, катлаулы сынаулар аша ышанычлы үтте. Конституция Россия үсешенең, аның киләчәктә иминлегенең нигезе булды һәм булып тора да.
Илебезнең дәүләт символлары кебек үк, конституцияне хөрмәт итү – димәк, патриот булу. Ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы аздан: туганнар һәм якыннар, якташлар турында кайгыртудан башлана. Моны үсеп килүче буында тәрбияләү мөһим, шул чакта без иртәгесе көнгә ышана алабыз.
Сезгә киләчәккә ышаныч, бер-береңә игелекле мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, шәһәр һәм район иминлеге хакына уңышлар телим.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев