Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Герое Игорь Грудновның хатыны чистайлыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте

Светлана Груднова Чистай халкына якташ геройлары турындагы хәтерне саклаганнары өчен рәхмәт белдерде

«Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясенә Россия Федерациясе Герое генерал-полковник Игорь Грудновның тол хатыны мөрәҗәгать итте. Безнең басма битләре аша Светлана Николаевна чистайлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Кадерле чистайлылар! 12 июнь көнне Тегермән мәйданы микрорайонында мөһим вакыйга — якташыгыз, Россия Федерациясе Герое генерал-полковник Игорь Сергеевич Грудновка һәйкәл ачу тантанасы узды. Шәһәрдә яшәүчеләргә битараф калмаганнары, бу чарада катнашканнары, Геройлар турындагы хәтерне хөрмәт иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бу көнне, сезнең кунакчыллыгыгызны һәм игелегегезне, күңелдәге җылылык һәм олы рәхмәт белән искә алачакмын. Сезнең алдыгызда баш иям, сезгә сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе һәм Чистайның чәчәк атуын телим! — дип яза Светлана Груднова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев