Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Герое Алексей Кораблев үзәк китапханәдә кунакта булды

Үзәк китапханәдә Ватан Геройлары көненә багышланган очрашу узды, анда 1нче мәктәп укучыларын чакырдылар.

Чара башында малайларга һәм кызларга бәйрәм тарихы, якташ геройларыбыз, хәзер махсус хәрби операция барышында хәрби һәм гражданлык бурычларын үтәүчеләр турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары махсус хәрби операция барышында Татарстан хәрбиләренең нинди батырлыклары өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булганнарын белделәр.

Бу көнне китапханәдә Россия Герое Алексей Кораблев хөрмәтле кунак булды. Ул чарада катнашучыларга үзе, батырлыгы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде.

— Мин үземне герой дип санамыйм һәм беркайчан да санамадым, — диде тыйнак кына сүзен башлады Алексей Михайлович. Бу бүләк минеке генә түгел, ә сугышчан хәрәкәтләр барышында башларын салган иптәшләремнеке дә, аларның берсе дә куркаклык күрсәтмәде, чигенмәде…

Алексей Кораблев бергә хезмәт иткән иптәшләре белән аралашуын дәвам итүен, аларның кайберләренең үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына китүен, сугышчан хәрәкәтләр барышында берсенең һәлак булуын сөйләде.

Бу көнне китапханәгә тагын бер кунак килде. Ул — җырлар һәм шигырьләр автор-башкаручы, махсус хәрби операция волонтеры Светлана Силантьева. Ул патриотик темага язылган шигырьләрен укыды, «Всем миром!» җырын башкарды.

Патриотлык, гражданлык позициясенә ия булу һәм аны күрсәтә белүнең мөһимлеге турында мәктәп укучылары белән Чистай җирлекара үзәк китапханәсе директоры Ирина Герасимова, гомуми бүлек мөдире Елена Курбатова да сөйләштеләр.

Батырлык

1999 елның октябрендә, ашыгыч хезмәт солдаты буларак, Алексей Кораблев Чечен Республикасына сугышчан хәрәкәтләрдә катнашу өчен бара. 2000 елның 14 гыйнварында 503нче полкның мотоукчылар взводы һәм 160нчы полкның разведчиклар төркеме дошман тарафыннан чолгап алына һәм ныгытылган биеклектә блокадалана.
Сугыш кирәк-яраклары беткәч, командир чигенергә боерык бирә, ләкин котылуга бердәнбер юл ташлы текә тау бите аша уза. Гвардия рядовое Алексей Кораблев бүлек командиры белән бергә, һөҗүм итүче дошманга штат коралы белән атып, сугышчыларның чигенүен капларга кала.
Караңгы төшүдән файдаланып, Алексей Кораблев сержант белән бергә дошман чолганышын ерып чыга. Федераль көчләр урнашкан урынга барганда, алар үз разведчиклар төркеменнән каты яраланган офицерга тап булалар, аңа медицина ярдәме күрсәтәләр һәм тәүлек дәвамында иптәшләрен үз кулларында 160нчы танк полкы урнашкан урынга алып чыгалар.

Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операция үткәргәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 28 июнендә кабул ителгән Указы белән Алексей Кораблевка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев