Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле чистайлылар! Ихлас күңелемнән сезне илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!

12 декабрь – безнең Ватаныбызның тарихында истәлекле дата. 1993 елда кабул ителгән төп Закон заманча Россия төзелгән төп принципларны: хокуклар өстенлеген, кеше хокуклары һәм ирек­ле булуга гарантияләрне, демократик нигезләрнең какшамаслыгын ныгытты. Ул безнең Ватаныбызның тотрыклылыгы, бәйсезлеге, алгарышлы үсеше өчен ныклы нигез булып хезмәт итә.

 Конституция – ул безнең гомуми хокук билгеләнешебез. Ул һәр гражданинның тормышын билгели һәм саклый, гаделлек һәм тәртип тәэмин итә. Шулай ук безгә сайлау һәм сүз иреген, хокук­ларыбызны саклауны гаратияли, шул ук вакытта безгә гражданлык җаваплылыгы һәм үз бурычларыбызны намус белән үтәргә кирәклеге хакында искә төшерә.

Яшьләребезгә, Чистайның киләчәгенә аерым игътибарны юнәлтәсем килә. Яшьтән үк Конституцияне белергә һәм хөрмәт итәргә, үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә кирәк. Сезнең актив гражданлык позициягез, туган җиребез хакына укырга һәм эшләргә, төзергә омтылышыгыз безнең илебезнең чәчәк атуына ярдәм итәчәк.

 Әлеге бәйрәм көнендә мин чистайлыларга тынычлык, килешүчәнлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Безнең Төп Законыбызның ышанычлы саклавы нәтиҗәсендә гаиләләребездә иминлек, татулык һәм бәхет хөкем сөрсен!



Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев