Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!
Хөрмәтле чистайлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Бу дәүләт бәйрәме Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны, халкының бердәмлеген символлаштыра.
Инде 30 елдан артык Конституция Россиядә яшәүче һәр кеше ориентлаша торган төп документ булып тора. Ул дәүләтчелекнең һәм кыйммәтләрнең төп принципларын билгели, шулар ярдәмендә безнең ил көчле һәм бәйсез булып кала.
Күп гасырлык тарихка һәм хокукый нигезләргә таянып, Конституция дәүләтебезнең иң мөһим кыйммәтләрен – кеше һәм гаиләне яклый. Хокукларны һәм ирекне тәэмин итү нәтиҗәсендә ул һәр гражданинның үсеше өчен шартлар тудыра.
Безнең бурыч – анда салынган гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм саклау, алар нигезендә тотрыклы, хокукый, демократик дәүләт төзү. Иманым камил, безнең бердәмлегебез һәм милли мәнфәгатьләрне якларга әзерлегебез киләчәктә дә Россия дәүләтенең куәтен ныгытачак.
Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч, иминлек һәм күңел көрлеге, барлык планнарның уңышлы тормышка ашуын телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев