Росреестр дроннары Татарстанда 5 мең гектар җирне тикшерәчәкләр
...
Росреестрның пилотсыз очу аппаратлары быел беренче булып Питрәч районының Кәвәл авылын дәүләт җир күзәтчелеге кысаларында тикшергән. Бу хакта ТР Росреестры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа сезонда БПЛА ярдәмендә 5 мең гектардан артык мәйданны тикшерәчәкләр, 15 мең тирәсе җир кишәрлеген колачлаячаклар. Тагын 10 мең участокны инспекторлар урында тикшерәчәк.
Пилотсыз очкычлар кагыйдә бозуларны оператив һәм төгәл ачыкларга мөмкинлек бирә. Алар ачыкланган очракта мәгълүмат җир хуҗаларына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җиткереләчәк.
Узган ел БПЛА ярдәмендә алты район территориясе өстеннән 101 очыш ясалган, 5 мең гектар мәйданлы 19 мең җир кишәрлеге тикшерелгән.
Чыганак: НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев