Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор тикшерү белән азык-төлек кибетләрендә йөрде

Чистайда санитар-эпидемиологик режимны тикшерү бара.

Роспотребнадзорның территориаль бүлек начальнигы урынбасары Владимир Ковязин  «Чистай-информ» корреспонденты белән шәһәр азык-төлек кибетләрендә булдылар. Игътибар үзәгендә – маскалар, антисептиклар, дистанция аралыгы.

Бу чараларны барыбыз да яттан беләбез кебек. Әмма боларга карата барыбызның да җаваплылыгы да сорала.

Ишектән кергәндә безне кибет директоры  Екатерина Әмирханова каршы алды.  Аны тикшереп карау өчен без маскаларыбызны төшердек.  Безнең шаяруыбыз барып чыкмады, ул тиз арада маскаларны дөресләп кияргә кушты. Екатерина Шәүкәт кызы безне куллар өчен санитайзер, бушлай бер тапкыр гына кулланылучы маскалар булуына да юнәлтте. Владимир Геннадьевич сәүдә залына үтте. Ул игътибарны һава рециркуляторына юнәлтте, аның эшендәге аерым детальләргә, билгеле бер вакыттан соң  аның  нәтиҗәлелеген югалтасын билгеләп үтте. Прибор эчендәге лампаны  инструкция буенча алыштырырга кирәк.

Тикшерү барышында без кибеттә көчәйтелгән дезинфекцияле режим булуына, составында хлор булган дезинфекция чаралары кулланып эшкәртелүенә ышандык. Биредә өстәлләр, прилавкалар, ишек тоткалары, идәннәр шундый чаралар белән эшкәртелә. Хезмәткәрләрдә маскалар һәм перчаткалар.

Ярдәмче бүлмәдән безгә сигез бүлмәләрнең һәм өслекләр­нең кайчан эшкәртелүе, персоналларның температурасы, маскалар бирелү вакыты, рециркуляторның эш вакыты язылган сигез журнал китерделәр. Боларны алып бару вакыт алмый, киресенчә, аны экономияли диләр хезмәткәрләр. Шулай итеп, аларга тикшерү барышында өслекләрне  кайчан, ничә тапкыр эшкәрткәннәрен искә төшереп торырга  кирәкми.

Эш көне кибет ачылудан ярты сәгать алдан башлана.Температура үлчәп, аерым саклану чаралары бирелгәннән соң өслекләрне эшкәртәләр. Шкафлар, арбалар тоткалары, кәрзиннәр, кассирның эш урыны һәр сәгать саен дезинфекцияләнә.

– Әлеге кибеттә мин җитди бозулар күрмәдем. Әмма бу җитдилекне югалтырга дигән сүз түгел әле. Пандемия тиз генә бетәр дип уйларга ярамый. Авыручылар саны артмасын өчен, ничек кенә кабатлау булып яңгырамасын, санитар чараларны үтәргә кирәк. Хәзер иң җаваплылар булып эре сәүдә объектлары хезмәткәрләре тора, – ди Владимир Ковязин.

Роспотребнадзор карамагында азык-төлек кибетләре генә түгел, шулай ук белем бирү объектлары, хезмәт күрсәтү һәм башка җәмәгать урыннары тора. Чистайның бер ел инде катгый режимда яшәвенә карамастан, кагыйдәләрне бозу очраклары әле күзәтелә. Владимир Геннадьевич әйтүенчә, күп очракта вирусларга каршы булмаган антисептикларны куллану күзәтелә, персоналда ертылган перчаткалар, маскаларны дөрес кимәү, ара ерак­лыгы сакламау күренешләре күзәтелә. Мисалга, үткән атнада мониторинг тикшерүләр вакытында сәүдә үзәкләрендә 3 кагыйдәләрне үтәмәү очрагы күзәтелгән.

– Кагыйдә бозу очракларын теркибез, протоколлар төзибез һәм эшне нәтиҗә ясар өчен судка җибәрәбез, – ди Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев