Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Роспотребнадзор Чистайда эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк

Чара 14 майда була

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге үз эшчәнлеге турындагы мәгълүматның ачыклыгын һәм аңлаешлы булуын арттыру максатларында Чистай, Спас, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында «Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне» оештыра. Чара 2026 елның 14 маенда узачак.

 

Ведомствода хәбәр итүләренчә, бу көнне 12дән 16 сәгатькә кадәр белгечләр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация уздырачак. Мөрәҗәгать итүчеләргә бу өлкәдәге законнарның актуаль аспектларын аңлатачаклар, шулай ук дәгъвалар һәм судка дәгъва гаризалары төзүдә гамәли ярдәм күрсәтәчәкләр.

 

Ачык ишекләр көне кысаларында эшмәкәрләрне алдан язылу буенча кабул итәчәкләр. Консультациягә (843) 5-51-50, 5-50-05 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев