Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роман Лизалин: «Чистайлыларның киләчәге якты булырга тиеш»

Татарстан Республикасы флоты башлыгы елга буендагы шәһәр буларак шәһәребезнең перспективалары турында сөйләде

Роман Евгеньевич Лизалин — безнең якташыбыз, капитан, Чистайның мактаулы гражданины, Батырлык ордены кавалеры. Аның елга транспортында күпеллык намуслы хезмәте, «Булгария» теплоходы батканда кешеләрне коткаруы лаеклы бәяләнде. Хәзер ул «Татарстан Респуб­лика­сы флоты» акционерлык җәмгыятен җитәкли. Без аның белән елга буенда урнашкан Чистаебызның перс­пективалары турында әңгәмә корабыз.

— Роман Евгеньевич, Чис­тай елга портын яңарту турында нәрсә әйтер идегез?

— Бу вакыйга — чистайлылар өчен генә бүләк түгел. Мин кечкенәдән үк елга портының яңа бинасы, яңа причал диварлары турында хыялландым… Чистай безнең төбәкнең йөзек кашы дисәк тә була. Мин Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да бу уңайдан борчылуын беләм. Без елга флотының үсеше турында еш сөйләшәбез. Шулай итеп, мин чистайлыларны яңа вокзал белән котлыйм, әмма алда эшләр бик күп әле. Хәзер елга вокзалы бинасының, причал диварының документларын рәсмиләштерү эшләре бара, перспективада бу хуҗалык безнең баланска утырачак, чөнки без үз балансыбызга Казан елга портын, Болгар һәм Зөяне алдык инде.

— Мәсьәлә кайчан хәл ителәчәк?

— Без власть белән элемтәдә, хәзер туп алар ягында. Ничек кенә килеп чыкмасын, документлар рәсмиләштерелеп беткәч, безгә аларны май аенда бирәчәкләр һәм файдаланырга кушачаклар! Моннан соң бит әле паспортлар да рәсмиләштерергә кирәк булачак.
Безнең әлеге участокка планнарыбыз зур. Миңа көн аралаш дигәндәй коллегалар шалтырата һәм Чистай вокзалына суднолар белән туктау, круизларны планлаштыру өчен аның кайчан сафка басачагы белән кызыксыналар. Чөнки алар хәзер расписаниеләр төзиләр, киләсе елга билетлар саталар. Мин әлегә аларга «килегез» дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә әгәр алар расписаниеләрен Чис­тайга керүне исәпкә алмыйча төзесәләр, киләсе ел әлләни уңышлы булмаячак…
Шулай итеп, круизларның Чистайга кермичә үтүләре — начар: тукталышлар аз, кешеләр шәһәргә карый алмадылар. Әгәр дә эшләр тиз барса, без киләсе елдан круиз судноларын Чис­тайга керергә чакырачакбыз.

— Яхшы, болар круизлар. Ә чистайлылар өчен берәр нинди пассажир йөртүләре булачакмы?

— Без быел ТР транспорт министрлыгы белән «Чистай — Кызыл Яр» маршруты буенча социаль йөртүләр турында килешүне үтәдек. Бу бүгенге көнгә бердәнбер маршрут һәм кызганычка каршы, анда судно яңалардан түгел. Планнарны тормышка ашыру өчен без яңа — тиз йөрешле, уңайлы КС-162 судносын алырга телибез. Ул 2025 елда навигациядә барлыкка килер дип планлаштырабыз, әмма ул тиз генә булмаячак, шуңа күрә киләсе елда навигацияне элеккеге судно белән башлаячакбыз. Кыш көне аңа тиешле эшләр үткәреләчәк. Ә менә навигация азагында КС-162 булыр дип ышанабыз.
Шулай итеп, аның тизлеге сәгатенә 40 километр икәнен истә тотып, без юнәлешләрне арттырырга исәплибез. Хәзер нәкъ менә Транспорт министрлыгы белән килешү стадиясендә торабыз. Бу хакта сөйләргә иртәрәк әле, әмма без социаль юнәлешләргә аз дигәндә «Чистай — Кызыл Яр — Коры Берсут» йөртүләрен керттек. Шулай ук Соколкага керү һәм Нократ буйлап Мамадышка хәтле бару турында уйлашабыз. Бүгенге көнгә төбәкнең бу юнәлештә кызыксынулары бар.
«Казан — Чистай» юнәлеше логистика буенча бик үк файдалы түгел. Без «Яр Чаллы — Сарапул» юнәлешен үстерергә уйлыйбыз, анда су корылмалары аша үтәргә кирәкми. Бу юнәлешне Чистайга кадәр үстерү кирәкме икән?
Планлаштырырга мөмкин, әмма кирәге булырмы? Хәтта Яр Чаллыгы һәм Алабугага керүне исәпкә алган очракта да… Безнең аналитиклар шундый маршрут турында уйланалар.

— Чистай — елга буенча таралып урнашкан шәһәр. Әмма чистайлыларның көймәсе юк икән, алар елгадан аерылганнар диярлек…

— Әйтелгәннәрдән тыш, без иң аз дигәндә өч нокта планлаштырдык, без суднобызның туктап торуын теләмибез. Ихтыяҗ булса утрауларга да, кыргый пляжларга да алып барачакбыз.

— Роман Евгеньевич, сез берара Чистайда укыттыгыз. Әгәр дә хәзер яшь кеше Чистайда үсә һәм үз язмышын Чистай белән бәйләргә уйлый икән, сез аңа нинди киңәш бирер
идегез?

— Чистайда кирәкле уку йорты бар һәм безнең хезмәткәрләр арасында аны тәмамлаучылар да бар. Һәрвакыт үсәргә тырышырга кирәк, шундый әйтем дә бар бит: генерал булырга хыялланмаган солдат ул начар солдат, ә матрос капитан, механик яисә электормеханик булырга хыялланырга тиеш. Әлеге һөнәрләргә ихтыяҗ зур, аларның хезмәт хакы да яхшы, түләү вакытында. Без гомумән кадрларга яхшы карыйбыз, остазлык дигән төшенчә дә керттек. Әгәр дә тәҗрибәле остаз — капитан, механик, электромеханик хезмәткәрнең күзләре очкынлануын күрсә, үз тәҗрибәсен аңа тапшыра һәм алга таба да курьерлык итә. Шул исәптән без Идел дәүләт университеты белән хезмәттәшлек итәбез, аларның абитуриентларын елга буйлап кына йөртеп калмыйбыз, аларга барысын да күрсәтәбез, аларның аңлы рәвештә әлеге һөнәрне сайлауларын телибез. Аларны очраклы кешеләрдән дә саклыйбыз. Мин Чистайда эшләгәндә дә күзләре очкынланып торган, кызыксынган яшьләрне үзебезгә эшкә чакыра идем.

— Ә Чистайда эшләү өчен егетләрнең нинди мөмкин­лекләре бар?

–Беренчедән, без бер судно белән генә тукталып калырга уйламыйбыз, Чистайның потенциалы бар. Шулар исәбендә круиз суднолары, шулай ук безнең дә «Павел Миронов» дип исемләнгән круиз суднобыз бар. Элек ул Чистайда тора иде, хәзер анда тору өчен аңа шартлар юк. Әгәр дә безнең затон, судно ремонтлау базасы булса, без үзебезнең судноларның күпмедер өлешен үзебездә ремонтлар идек һәм аларның күбесендә Чистай экипажы булыр иде. Чистайлылар барысы да үз шәһәрләрендә эшләргә тели бит. Миңа да кешеләр җыярга җиңелрәк булыр иде. Чөнки Чистай елгачылар династияләре белән данлыклы, мин үзем дә Чистайдан.
Без экипажның команда составы ел әйләнәсе эшләргә тиеш дигән күзлектән карыйбыз.Чөнки машина да, кышын гаражда торгач, язын кабынмаска мөмкин. Ә судно язын кабынсын өчен кышын кичекмәстән ремонт эшләре үткәрергә кирәк. Әгәр дә безнең өстенлегебез куркынычсыз йөртүләр булса, шулардан башка берничек тә булмый. Шуңа күрә дә без яңа суднолар алып кына калмыйча, искеләрен дә яңартачакбыз. Кадрлардан башка бу мәсьәләне берничек тә хәл итеп булмый, кадрлар мөһим роль уйный.

— 2024 ел навигация­сендә берәр төрле үзен­чәлекләр булдымы?

— Әйе. Безнең баланска бар суднолар да февраль аенда килделәр. 27 апрельдә исә навигация башланды. Шул кыска вакыт эчендә суднолар белән нәрсә эшләргә мөмкин — без барысын да эшләдек.
Мәсәлән, төп һәм ярдәмче энергия җайланмаларында техник карау үткәрдек, кайбер җирләрендә двигательләрен алыштырдык. «Москва –221» эксплуатациясез биш ел торды — без аны сафка бастырдык. Безнең бердәнбер круиз судносы «Павел Миронов»ны ремонтладык. «Восход-51» судносы үзенең канат системасын зарарлады, без аны ремонтладык, аның элеккегегә караганда да тизлек күрсәткече яхшы булды! Ә аны бит сүтәргә теләгәннәр иде инде!

— Чистай судно ремонтлау заводының перспективалары бармы?

— Билгеле, аның саллы перспективалары бар. Мин кайчакта бу хакта үземнең белгечләрем белән сөйләшәм. Анда искиткеч зур потенциал! Кызганычка каршы, кадр­лар белән проблемалар бар, өлкәннәр китте, ә яшьләр перс­пектива булмаганга күрә бик ашкынып тормыйлар… Әмма белгечләрдән яхшы команда җыйганда, билгеле, яхшы нәтиҗәләр булачак. Бернәрсә дә тиз генә үзгәрми, шактый тырышырга туры киләчәк. Әмма анда традицияләр, нәселдәнлек бар. Минем әбием белән бабам шулай ук Чистай судно ремонтлау заводында эшләделәр. Элек 5нче номерлы Чистай училищесы аның өчен кадрлар әзерләде, ә хәзер белгәнемчә, алар йөзү составына ориентлаша. Алар бит безгә килүче яшьләр өчен шулай ук җаваплылар. Ә менә эретеп ябыштыручылар белән зур проб­лема икәнен яхшы беләм.
Кирәк булган бик күп бел­гечләр бар, шул исәптән яр буе, катнаш һөнәрле. Суднолар ремонтлау предприятиесе судноларсыз, ә суднолар предприятиедән башка эшли алмыйлар. Бу комплекслы, уртак эш булырга тиеш.

— Елга буендагы шәһәр ничек акча эшли ала?

— Мин менә нәрсәгә ышанам: әгәр бездә суднолар ремонтлау предприятиесе барлыкка килсә, без башка судно хуҗалары белән дә эшли алыр идек — Чистайда эш урыннарын арттыру турында сөйләргә мөмкин булыр иде. Чөнки яшьләр еш кына үз шәһәрләрендә эш таба алмыйча Чистайдан китә.
Ә элек суднолар ремонтлау предприя­тиесе, сәгать заводы белән беррәттән, Чистайда шәһәрне барлыкка китерүчеләрнең берсе иде. Әлбәттә, бу комплекслы эш, белгечлекләр буенча укыту прог­раммаларын яңадан эшләргә туры киләчәк. Әмма безгә монда Идел буе дәүләт су транспорты университеты да ярдәм итә һәм без барыбыз бергә бу эшне хәрәкәткә китерә башласак, без аны, һичшиксез, урыныннан кузгатачакбыз. Башта суднолар ремонтлау предприятиесе, ә киләчәктә, мөгаен, хәтта суднолар төзү предприятиесе дә барлыкка килер.

— Сез үзегезне күпмедер дәрәҗәдә Чистай кешесе итеп хис итәсезме? Сезнең шәһәргә карата җылы хисләрегез бармы?

— Әлбәттә, мин беркайчан да үземне Чистай халкыннан аермадым һәм аермыйм да! Мин аларның нинди яхшы, ихлас кешеләр икәнен беләм. Чистай һәрвакыт тәртипле кешеләр яшәгән уңайлы шәһәр булды һәм хәзер дә шулай. Чистайлыларның киләчәге якты булыр, алар яхшы юллары, коммуникацияләре булган алга киткән шәһәрдә яшәрләр дип ышанам. Әгәр без бу эшне бергә башкарсак, кешеләр Чис­тайдан Казанга түгел, ә Казаннан Чистайга кайтачаклар. Иманым камил, перспективалар бар.

РоманЕвгеньевич Лизалин «Татарстан Республиксы флоты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Чистайда 1981 елның 18 мартында туган.

1996-1999 елларда 5нче номерлы Чистай һөнәри училищесында «рулевой-моторист»белгечлеге буенча белем ала. Өченче курста Казан елга техникумының кичке бүлегенә укырга керә. 1998 елдан 2002 елга кадәр Казан елга техникумында «техник-судно йөртүче» белгечлеге буенча укый. 2006 елда Идел дәүләт академиясен «инженер-судно йөртүче» белгечлеге буенча, ә 2011 елда Мәскәү дәүләт академиясенең «Судно йөртү һәм флотны эксплуатацияләү» факультетын тәмамлый.

2009 елда «Борис Полевой» теплоходы капитаны итеп билгеләнә, 2011 елның языннан «Булгария» теплоходы батканда 77 пассажирны коткарган «Арабелла» судносы капитаны була. 2015 елда Яшел Үзән судно-ремонтлау заводының бүлендек предприятиесе «Волгататсудоремонт» акционерлык җәмгыяте директоры итеп билгеләнә.
2023 елның маеннан «Татарстан Республикасы флоты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры вазифасын били.

«Булгария» пассажирларын коткару буенча операциядә катнашканы өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «За содружество во имя спасения» медале белән бүләкләнә. Соңрак аңа «Чистай шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. Фаҗигадән соң ярты ел үткәч Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев