Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Рок-берега»: яңа очрашулар көтеп калабыз

Масштаблы концертның ничек узуы, чистайлыларның һәм шәһәр кунакларының тәэсирләре турында — безнең материалда

Чистайда «Рок-берега» музыка фестивале киң колач белән үтте! Быел ул безнең шәһәрдә икенче тапкыр үткәрелде.

Чистайның үзәк мәйданын­дагы зур сәхнәне фестивальгә өч көн кала әзерли башладылар. Оештыручылар чистайлылар һәм шәһәр кунаклары өчен кызыклы программа вәгъдә иттеләр. Шулай килеп чыкты да. 18 августта, якшәмбе көнне, кичке сәгать сигезгә кадәр махсус автобус турлары һәм музей программалары оештырылды.
Үзәк мәйданда интерактив мәйданчыклар, балалар өчен күңел ачу зонасы, урам кафелары, алкогольсез эчемлекләр дегустациясе, бүләкләр, фестиваль символикасы төшерелгән товарлар уйнату һәм башкалар бар иде.
Шулай ук бу көнне шәһәрнең үзәк өлешендәге берничә юлда 24 сәгатькә кадәр автотранспорт хәрәкәте туктатылды.
Күп сәгатьлек музыка марафоны сәгать көндезге өчтә старт алды. Анда барлыгы 10 төркем катнашты. Фестивальнең беренче өлешендә сәхнәдә Чистайның «Визави» һәм «Респект» иҗат коллективлары, шулай ук «Холи», «NALIEN», «Дом Кукол» төркемнәре чыгыш ясады. Аннары музыкаль эстафетаны фестивальнең хедлайнерлары — «Мураками», «CLEVER Orchestra» һәм финалда — «АнимациЯ» һәм ВИА «Волга-Волга» төркемнәре кабул итте.
Алып баручы һәм артистлар кич буе тамашачылар белән аралаштылар. Ә соңгылары, үз чиратында, яраткан башкаручыларына кушылып җырладылар һәм таныш ритмнар тактына күчтеләр. Шаян конкурслар һәм күңелле бүләкләр дә булды. Мәсәлән, фестивальне оештыручылардан призны Чистайда яшәүче, бу көнне үзенең туган көнен бәйрәм иткән хатын-кыз алды.
«Волга-Волга» коллективы һәм аның лидеры, фестивальнең төп оештыручыларыннан берсе Антон Салакаев чыгышын тамашачылар аеруча җылы каршы алдылар. Музыка марафонының иң матур мизгелләренең берсе — Антон Салакаев һәм Константин Кулясовның «Волга-Волга» төркеменең «С тобой!» җырын дуэт итеп башкарулары булды.
Әлеге искиткеч кичә азагында фестиваль сәхнәсенә район башлыгы Дмитрий Иванов күтәрелде.
— Фестиваль ел саен уздырылыр дип өметләнәбез, без моның өчен бөтен көчебезне куячакбыз, — диде ул. — Антон, сезнең командага, фестивальдә катнашучыларның барысына да мең-мең рәхмәт. Чыннан да шәп булды. Хәер, тамашачылардан башка мондый бәйрәм булмас иде. Барыгызга да рәхмәт!
Тамашачылар бу кичне чыннан да актив булдылар: яраткан җырчыларының чыгышларына кушылып чын күңелдән җырладылар һәм биеделәр. Һәм музыка марафоны тәмамланганнан соң да киләсе елга яңадан очрашырбыз дигән өмет белән таралыштылар.
Чистайда яшәүче Наталья 5­ яшьлек кызы Софьяның бу ва­кый­ганы ел буе көтүе турын­да сөйләде, һәм, күрәсең, килә­се ел безнең шәһәрдә «Рок берега»ның өченче фестивален көтеп узачак:
— Ел буе истә тоттым һәм яңадан барачагымны уйлап хыялландым. 18 августта, фес­тиваль көнендә, иртәнге 8дә барырга әзер идем инде. Кич белән сәхнә янында олылардан да уздырып җырладым, биедем. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: фестивальдә, ничектер үзеннән-үзе, башкаларга карап, сызгырырга өйрәндем. Бар дөньяны яңгыратып, олыларча! Менә нәрсә ул рок!
Фестиваль тәмамланды, ләкин чистайлылар тагын берничә көн социаль челтәрләрдә аның турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шәһәр халкыннан да, кунаклардан да шактый күп фикерләр ишетеп, бер генә нәрсәне әйтергә мөмкин — кешеләргә ул бик ошады. Менә шуларның берничәсе:
Чиста тавыш, яктылык, шәп һава торышы, тере рок диңгезе һәм фестивальдәге менә дигән атмосфера өчен оештыручыларга һәм катнашы булганнарга мең-мең рәхмәт, барысы да югары дәрәҗәдә иде, без ләззәт алдык».
Шулкадәр шәп булды, мин үземә ничә яшь икәнен оныттым. Тавышым карлыкты, муеным һәм кулларым сызлый. Әмма мин бәхетле. Музыкантларга, оештыручыларга һәм мондый бәйрәмне оештырган һәркемгә рәхмәт!»
Яңгырлы Чаллыдан кояшлы, җылы һәм гаҗәеп кунакчыл Чистайга эләктек. «Әкият шәһәре, хыял шәһәре», аның ятьмәсенә эләгеп, без кич буе ләззәтләндек! Монда гына, борынгы урамнар буйлап һәм җирле истәлекле урыннарга сок­ланып йөргәндә, «АнимациЯ» төркеме лидеры Константин Кулясовны очратырга һәм аның белән истәлеккә фотога төшәргә
мөмкин. Ә кыйммәт булмаган кафе эзләп, бер сәгать дәвам иткән «Газель»дә шәһәр буйлап бушлай экскурсиягә чакыручы экскурсоводларның кочагына эләгергә мөмкин!
Кыскасы, безнең өлешкә төшкән бер генә мөмкинлекне дә без бу көнне кулдан ычкындырмадык, ә сәфәр азагында Чистай үзәгендә «Рок-берега» фестивалендә күңел ачтык! «Nalien», «Дом Кукол», «Мураками», «Clever Orchestra» һәм «АнимациЯ» төркемнәренә кушылып җырладык! Бу шәп һәм көчле булды!»

Сигез сәгать буена музыка яңгырады, мәйданда
14 меңгә якын тамашачы,
бөтен Россиядән
һәм хәтта
чит илләрдән
35 меңнән артык тамашачы социаль челтәрдәге «Рок-берега фестивале (Чистай)» берләшмәсендә узган онлайн трансляция карады — мондый статистиканы концертлар һәм чаралар оештыручы Григорий Корнилов
китерде.

Чыгышлар арасындагы тәнәфестә безгә «АнимациЯ» төркеме лидеры Константин Кулясов белән аралашырга насыйп булды.
— Үзегезнең тәэсир­ләрегез турында сөйләгез әле, фестиваль сезгә ошадымы? — дип сорадык без.
— Тәүлекнең караңгы вакытында уйнасак та, минем күңелемдә искиткеч якты тәэсирләр калды.
— Туган шәһәрегез Чис­тайга еш кайтасызмы?
— Биредә концертлар белән 10 ел чыгыш ясамадым, ә болай еш кайтам, әнием монда яши.

«Рок-берега» беренче тапкыр Чистайда узган ел «Волга-Волга» ачык музыка фестивале һәм BIG TWIN MUSIC проекты кысаларында Чистай муниципаль районы хакимияте, «Ак Кремль» заводы һәм Чистай дәүләт музей-тыюлыгы ярдәмендә узды.
Беренче фестиваль мәйданга якынча 10000 кешене җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев