Үрнәк алырдай гаиләләр бар
Чистайда балалар тәрбияләүдә, хезмәттә һәм җәмәгать тормышында үрнәк булган гаиләләрне хөрмәтләделәр.
«Чистай» мәдәни үзәгендә «Нык гаилә» партия проекты кысаларында шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
Тантана залында хезмәт сөючән һәм бер-берсенә тугрылыклы, балаларны тәрбияләүдә үрнәк булган гаилә парлары җыелды. Очрашуга барлыгы биш гаилә чакырылган иде. Һәркемнең үз тарихы, үз бәхет сере бар.
Үрнәк гаиләләрне Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева, өч Казан изгесе – Гурия, Варсонофия һәм Герман мәхәлләсе клиригы Валерий атакай, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов котладылар.
Гаиләләргә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән истәлекле бүләкләр, «Нык йөрәкләр берлегенә» статуэткалары тапшырылды. Моннан тыш, Татьяна Артемьева «Ана даны» медаленә лаек булды.
– Гаилә – ул ышанычлы тыл, анда сине һәрвакыт көтәләр, яраталар, ярдәм итәргә әзерләр. Гаилә нигезе – балалар, алар безнең өметебез, таянычыбыз, илебезнең киләчәге. Зур, тату, күп балалы гаиләләрне күрү күңелле, – дип билгеләп үтте Михаил Иванович.
– Безнең районда яхшы, игелекле, тәртипле, хезмәт сөючән, үрнәк гаиләләрнең күп булуы сөендерә. Бүген без алар турында яшь буынга сөйлибез, яшьләр гаилә кыйммәтләрен саклау буенча кемнән үрнәк алырга мөмкин икәнлеген белсеннәр. Без элек тә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү кичәләре уздыра идек. Халыкара гаилә көненә багышланган мондый очрашулар күркәм гадәткә керер дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте Ильмира Ильяс кызы.
Ярты гасыр бергә
Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплы булырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләр булдырабыз.
Тамара Михайловна һәм Лев Сергеевич Гущиннар – ярты гасырга якын бергә, тиздән алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. Алар барлык авырлыкларны кулга-кул тотынып узганнар, бер-берсенә юл куя белгәнгә һәм, әлбәттә, бер-берсен яратканга бергә шулкадәр еллар яши алганнар. Лев Сергеевич һәм Тамара Михайловна 12 бала тәрбияләп үстергәннәр һәм һәркемгә елга һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияли алганнар.
Гаилә башлыгы кечкенәдән үк капитан булырга хыялланган, мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистайның 5нче номерлы елга училищесына укырга кергән, шуннан соң Казан елга техникумын тәмамлаган һәм бүгенге көнгә кадәр портта кран командиры булып эшли.
12 бала да елга училищесын тәмамлаган, әтиләре кебек «Бородино» пассажир теплоходында эшләгәннәр. Олы оныклары Никита карт бабасы, бабасы һәм әтисе юлыннан китә – флотта эшли, елгачылар династиясен дәвам итә.
Бүгенге көндә Гущиннарның 12 оныгы бар. Алар еш кына зур, тату гаилә табыны артында җыелалар һәм һәркайсына мәхәббәт, игътибар һәм кайгыртучанлык җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев