Рәхмәт сезгә, ветераннар!
...
Җиңү көне алдыннан район җитәкчелеге, депутатлар, оешма хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйлар. Бүгенге көндә безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 кеше, 300 тыл хезмәтчәне, 111 фронтовикның тол хатыны, фашист концлагерьларының элеккеге 4 тоткыны яши, 3 кеше «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән.
Рәис Мөхәммәт улы Әхмәтшин
Рәис Мөхәммәт улы Әхмәтшин быел 96 яшьлеген билгеләп үтте. Ул 1926 елда Сарман районының Нөркәй авылында туа.
Күпчелек авыл балалары кебек үк, аңа да ул елларда күп эшләргә туры килә. Хәрби хезмәткә чакырылганчы, колхозда төрле эштә эшли. Армиягә 1943 елның ноябрендә китә. Мари АССРның Суслонгер станциясендә хәрби хәзерлек үтә, 1944 елда фронтка җибәрелә. Рәис Әхмәтшин Волынск өлкәсендә, Польшада Буг елгасы буенда урнашкан Коваль шәһәрендә сугыша. Ветеран Краков шәһәрен алуда да катнаша. Ни кызганыч, сугышта авыр яралар ала. Шуннан соң аңа Сакали шәһәренең хәрби госпиталендә дәваланырга туры килә, анда ул Җиңү көнен каршы ала.
1955 елда гаиләсе белән Чистайга күчеп килә, елга портына шофер булып эшкә урнаша. Предприятиедә 36 ел хезмәт итә, башта – бригадир, аннары мастер булып эшли, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Ни кызганыч, ветеранның беренче хатыны вафат, аның белән бергә ул ике кыз тәрбияләп үстергән. Соңрак Рәис Мөхәммәт улы Нәфисә Нигъмәтулла кызын очрата. Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен ветеран «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев