Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәркем үз ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдим кертә ала

Күп фатирлы йорт ишегалды җәмәгатьчелек киңлеге генә түгел, ә халыкның ял итү һәм аралашу урыны да. Биредә яшәүче һәр кешегә анда уңайлы булуы бик мөһим. Ә моның өчен төрле яшьтәге һәм социаль хәлдәге кешеләр өчен шартлар тудырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән чыктылар. Моның сәбәбе – республика халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады һәм ишегалларын төзекләндерү эше 2020 елдан башланачак дип белдерде. Өч ел эчендә республикада күп фатирлы йортларның барлык ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Программаны тормышка ашыруга 50 миллиард сум акча тотылачак.

Хәзер, татарстанлыларның фикерләрен исәпкә алып, программаны формалаштыру бара. «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре очрашулар үткәрәләр һәм төрле типтагы ишегалларын төзекләндерү модельләре турында халык белән фикер алышалар, халыктан шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кабул итәләр. Чистай районында вәкилләр тарафыннан 22 очрашу үткәрелгән.

– Әлеге очрашулар нәтиҗәсендә без нәкъ менә ишегалларында кирәк булган эшләрнең башлангыч исемлеген ачыклый алдык, – дип сөйли Чистай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов. – Ни кызганыч, халык мондый очрашуларда актив катнашмый, бигрәк тә яшьләр пассив. Ә бит аларның үз инициативаларын ни дәрәҗәдә актив тәкъдим итүләре программага кертелү чиратына, ә теләкләр исемлеге – аларның ишегалларында ниләр эшләнәчәгенә бәйле.

– Күп фатирлы йортларда яшәү челәрне нинди проблемалар борчый?

– Нигездә, чистай лылар ишегалды территорияләрендә асфальт җәю не, яшелләндерү, коймалар, балалар мәйданчыклары, машина кую урыннары ясауны һәм канализация үткәрүне сорыйлар. Һәр ишегалдының үз проблемалары, үз өстенлекләре бар. Әйтик, берәүләр эскәмияләр куюны сорыйлар, ә икенчеләре аларны алып куюны.

– Ә бу программага нинди йортлар керәчәк?

– Төзекләндерү программасына 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның яңартуга мохтаҗ булган ишегаллары һәм 2016­2019нчы елларда республика программасы кысаларында төзекләндерелгән күп фатирлы йортларның ишегаллары да кертеләчәк, әмма бары тик яктырту, каты­көнкүреш калдыкларын җыю, уен мәйданчыклары белән тәэмин итү өлешендә генә.

Халык белән очрашудан тыш, 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, бердәм стандарт формалаштыру өчен, Дәүләт Советы депутатларын сайлау белән бер үк вакытта гомуми анкеталау да оештырылачак. Анкеталарны почта тартмаларына салачаклар һәм сайлау участокларында таратачаклар. Халыкка аларны тутырырга һәм аны участок сайлау комиссиясе бинасында урнашачак махсус тартмага салырга тәкъдим ителәчәк. Кешеләргә ун баллы шкала буенча ишегалдын төзекләндерүнең мөһимлеген күрсәтергә, шулай ук урамны һәм йортның номерын билгеләргә кирәк булачак, һәр кеше үз ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр һәм теләкләр кертә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев