Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәис Мостафин: Чистай госпиталендә дәваланучыларның күбесе – 60 яшьтән өлкәнрәкләр

Чистай муниципалитетында үткән аппарат киңәшмәнең төп темалары – муниципаль районда коронавирус белән авыру, АПКда эшләр барышы һәм бер атна эчендәге оператив хәл.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов аны онлайн-режимда үткәрде.

80 баш бозау туган

Агросәнәгать эшләре барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан 373 тонна сөт җитештерелгән. 11 миллион сумга 354 тонна сатылган. Уртача сату бәясе – бер литрга 31 сум тәшкил итә. Бер сыерга уртача савым – 15 килограмм. 80 баш бозау туган. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара, узган атнада 8 трактор, 16 чәчкеч, 14 культиватор ремонтланды.

6 машина йөртүче исерек хәлдә тотылды

Оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Барлыгы җинаятьләр турында 6 хәбәр керде. Сводкада – мошенниклыкның 2 факты, банк картасыннан урлаулар, наркотик әйберләрне тартып алу. 23 юл-транспорт вакыйгасы булды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 219, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен – 6 кеше, административ хокук бозганнары өчен 329 кеше тоткарланган.

60 яшьтән өлкәнрәкләргә – аерым игътибар

Йомгаклау өлешендә «Чистай үзәк дәваханәсе» баш табибы Рәис Мостафин районда коронавирус белән вәзгыять турында хәбәр итте.

– Соңгы биш көндә өлкәннәр арасында чакырулар һәм мөрәҗәгать итүләр саны кимеде, – дип хәбәр итте Рәис Роберт улы. – Әмма госпитальдә дәваланучылар саны арта, бүгенге көндә анда 82 кеше бар, шуларның – 45е чистайлы. Госпитальдә дәваланучы 69 кеше – 60 яшьтән өлкәнрәк.

Эдуард Хәсәнов ассызыклап үткәнчә, халыкның әлеге төр категориясе белән эшне тагын да көчәйтергә кирәк. Ул шулай ук бүгенге көнгә коронавирусны кисәтүнең төп чарасы булып вакциналаштыру торуын һәм бары тик аның белән генә әлеге авырудан сакланып булачагын тагын бер кат искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев