Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Ипаров өчен эштә иң мөһиме — кешеләрнең сәламәтлеге торышында уңай үзгәрешләр күрү

Социаль хезмәткәр булып эшләүче ир-егетләр үзләрен стереотиплар белән чикләмиләр. Алар эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлмиләр, әгәр тәрбияләнүчегә ярдәм кирәк булса, теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә әзерләр.

Әңгәмәдәшебез Ринат Ипаров социаль өлкәдә бишенче ел эшли. Шундый кыска вакыт эчендә аның күп кенә эшләнмәләре, ә иң мөһиме — рәхмәтле һәм ныгып җиткән пациентлары бар. Балачакта, күп кенә малайлар кебек үк, ул да янгын сүндерүче, егерь, төзүче, архитектор булырга хыялланган. 14 яшеннән гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышларга уйлый.

2012 елда безнең герой Чистай медицина училищесына укырга керә. Шуннан соң аңарда өлкән яшьтәге кешеләргә, шул исәптән яшь инвалидларга ярдәм итү теләге туа. Аны тәмамлагач, медицина массажы курсларын үзләштерә, Чистай үзәк район дәваханәсендә, «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кичергән авырулар аркасында хәрәкәт итү сәләтен өлешчә югалткан кешеләр белән эшли. Бер үк вакытта Ринат Валерьевич Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында «Адаптив физик культура» белгечлеге буенча белем ала.

2019 елда, физик тайпылышлары булган кешеләрне тернәкләндерү буенча дип­ломы булган белгеч буларак, Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына эшкә урнаша. Монда ул һөнәрендә тулысынча камилләшү: өлкән буын кешеләре һәм инвалидлар белән эшләүнең инновацион һәм сыналган формаларын һәм ысулларын куллану, тернәкләндерү җиһазларын актив куллану, кызыклы практикаларны үзлегеннән эшләү мөмкинлеге ала.

Хәзер аңа 27 яшь. Ринат Валерьевич медицина хезмәткәре һәм адаптив физик культура буенча инструктор-методист булып эшли. Ул тернәкләндерү-сәламәтләндерү чараларының тулы комплексын эшләгән.

— Интернат диварларында яшәүчеләр арасында ярышлар уздырам. Безнең учреждениедә бочче кебек адаптив спорт төрен куллану буенча җитди тәҗрибә туп­ланган. Бу авыр һәм үсештә күп төрле тайпылышлары булган кешеләр уйный алган бердәнбер спорт уены. Мин бу юнәлештә үз эшләнмәмне әзерләдем, ул «Алтын көз» республика тернәкләндерү программалары конкурсында беренче урынны алды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ринат Ипаров картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта иң яшь хезмәткәр. Эштәге хезмәттәшләре арасында үзара хөрмәт хөкем сөрә.

— Безнең учреждениедә чын команда эшли. Безнең һәрберебез тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуга һәм аларны аякка бастыруга үз өлешен кертә. Безнең эшебездә максатчанлык һәм үз дигәнеңдә нык тору кебек сыйфатлар бик мөһим. Бу белгеч буларак үсешкә ярдәм итә, ә иң мөһиме — йорт-интернатта яшәүче кешеләрнең сәламәтлек торышында уңай үзгәрешләр күрергә ярдәм итә. Әгәр мин үз алдыма максат куям икән, мин аңа таба барам. Бу яктан миңа гаиләм ярдәм итә. Көннән-көн әкрен генә алга баруымны аңлау бик күңелле, — ди Ринат Валерьевич.

Ринатның тормышында иң кадерле кешеләре — аның гаиләсе. Авыр эш көненнән соң ул хатыны һәм баласы белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырыша.

— Өйдә мине хатыным һәм улым каршы ала. Кич дәвамында мин көч туп­лыйм. Мәсәлән, балам аның белән уйнарга чакыргач, мин арыдым дип әйтә алмыйм. Шулай итеп, икенче сулыш ачыла һәм икенче көнне мин яңа көч белән эшкә киләм, яңа тәҗрибә алам, яңа киртәләрне җиңәм, әлбәттә, әгәр алар булса, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Безнең герой — аралашучан кеше. Олы яшьтәге кешеләр белән уртак телне җиңел таба, үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсеннәр өчен, алар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшергә тырыша. Әмма яңа тәрбияләнүчеләр белән диалогка керер алдыннан, ул һәрвакыт сезгә «син» дип мөрәҗәгать итә аламмы дип сорый.
Ринат Валерьевич үзенең тискәре яклары турында да сөйләргә оялмый. Үзенең «юк» дип әйтә алмавын ул һәрвакытта да уңай характер билгесе итеп кабул итми.

— Мин кешеләрнең теге яки бу үтенечен кире кага алмыйм һәм барысына да ярдәм итәргә телим. Ләкин шул ук вакытта мин һәркайда һәм һәркем өчен яхшы була алмавымны аңлыйм. Мин аралашучан кеше, талашырга яратмыйм, әмма артымнан сөйләп йөрүчеләрне дә өнәмим. Ничек кенә булмасын, сүзне һәрвакыт күзгә карап сөйләргә кирәк.

– Сездә эштән эмоциональ ару буламы? — дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

— Эштән ару булмасын өчен ял көннәре һәм отпуск бар. Әмма мондый көннәрдә дә мин хезмәттәшләрем белән элемтәдә булырга тырышам. Берни дә эшләп булмый, минем эшем кешеләрнең сәламәтлеге белән бәйле.

— Эштәге нинди уңышларыгыз белән сез аеруча горурланасыз?

— Бервакыт безгә яшәргә теләге булмаган олы кеше килде. Пенсионер инсульт кичергән, ятып кына тора, физик яктан берни дә эшли алмый, рухи яктан төшенкелеккә бирелгән. Аңа шушы хәлен кабул итү авыр иде. Без хезмәттәшләрем белән аның янына кереп, кирәкле тикшерүләр үткәрә башладык. Дарулар белән дәвалаганнан соң, аның белән психологлар, инструктор-методистлар, социаль реабилитолог эшли башлады. Бик күп эш башкарылды. Ике ай эчендә ул әкренләп үз-үзенә хезмәт күрсәтергә: кашыкны яңадан тотарга, ризык ашарга өйрәнә башлады. Өч айдан соң ул караватка утыра һәм инвалид коляскасында йөри башлады. Ягъни аның үз бүлмәсеннән чыгып йөрергә мөмкинлеге барлыкка килде. Тагын бер айдан соң, ул җайланмаларга тотынып йөри башлады, — ди Ринат Валерьевич. — Әкренләп тернәкләнү процессы барды, таяк белән йөри башларга тагын ай ярым вакыт кирәк булды. Берникадәр вакыттан соң ул инде аннан башка да хәрәкәтләнә башлады. Ир-ат кешеләр белән ачылып сөйләшә, туганнары белән аралаша, чараларда, шул исәптән спорт чараларында да катнаша башлады. Шулай, ярты ел дәвамында без көн саен тырышып эшләдек һәм уңай нәтиҗә күрдек — кешене тормышка кайтардык. Мондый очраклар биредә тәрбияләнүчеләрне генә түгел, ә безнең команданы да рухландыра. Кешегә яңадан яши башларга ярдәм итү рәхәтлек бирә.

Ринат Ипаров һөнәрендә генә уңышка ирешеп калмый, ул мөмкин булганча шәһәр, муниципаль, республика чемпионатларында, турнирларда һәм ярышларда катнаша.

— Бу чаралар күпләргә тормышны үзгәртергә ярдәм итә. Үз практикамда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган өстәл уеннарын актив кулланам. Шулай ук «Өлкәннәр өчен фитнес», Скандинавия йөреше, коляскада утыручылар өчен чаңгыда йөрү, урам тренажерларында шөгыльләнү технологияләрен тормышка ашырам.
Хәзер яшь белгеч Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булган (ә ул аның кураторы) «Картлык — шатлык» хәйрия фондының тормышка кайту мөмкинлеге буларак «Үз-үзең булып калу» проектында катнаша. Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм тәрбиягә мохтаҗ инвалидларның тормыш сыйфатын саклап калырга, аларга үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

— Еллар узу белән мин үз һөнәремнең мөһимлеген аңлыйм, кешеләрнең миннән ярдәм көтүләрен күрәм. Миңа эшем ошый, чөнки һәр шөгыльләнү — авыру белән көрәшүдә реаль ярдәм. Алга таба бу өлкәдә эшләргә, үсәргә, яңалыкка өйрәнергә җыенам, — дип йомгак ясады Ринат Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев