Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Римма Җәләлетдинова үз подразделениесендә ир-атлар коллективында бердәнбер кыз

Быел полициянең патруль-пост хезмәтенә 100 ел тула. Ул хаклы рәвештә халыкка иң якын хезмәт дип санала, чөнки көн саен, һава торышының нинди булуына карамастан, аның хезмәткәрләре тәртипне саклыйлар һәм шәһәр урамнарында гражданнарның иминлеген тәэмин итәләр.

Соңгы вакытта эчке эшләр органнарында күп кенә вазифаларда хатын-кызлар хезмәт итә, әмма патруль-пост хезмәтендә эшләү көчле гүзәл затлар кулыннан гына килә.
Патруль-пост хезмәте полицейские, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүле­генең полиция сержанты Римма Җәләлетдинова үз подраз­делениесендә ир-атлар ара­сында бердәнбер хатын-кыз. Дуслары һәм сыйныфташлары укытучы, инженер яки актриса карьерасы турында хыялланганда, Римма үзен полициядә генә күрә. Спорт белән ныклап шөгыльләнә, волейбол буенча командада катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Казан инновацион университеты көллиятендә юрист һөнәрен үзләштерә.

Аны полициягә эшкә алырга теләмәгәннәр, чөнки аның белеменә туры килгән вазифалар булмаган. Буш урыннар бары тик патруль-пост хезмәтендә генә булган. Римма теләп ризалаша, әмма эшкә алганда взвод командиры Артем Зиновьев эшнең катлаулы, күбрәк төнге: кичке алтыдан иртәнге өчкә кадәр булуын ачык аңлата, өстәвенә, барлык бәйрәмнәрдә, массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауда катнашырга кирәк була. Моннан тыш, аралашырга туры киләчәк контингент та күңелле түгел: тавыш-гауга күтәрүчеләр, эчкечеләр, наркоманнар. Җәнҗал чыгару, талау, пычак белән кадау — күбрәк шундый хәлләр күзәтелә.

Коллектив яңа хезмәткәрне җылы каршы ала. Остаз итеп тәҗрибәле полиция хезмәткәре Александр Жеребенков билге­ләнә, ул беренче көннән үк эшнең барлык нечкәлекләрен аңлата. Римма тырышлыгы, үҗәтлеге, җаваплы һәм намуслы булуы белән хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый.

— Бик яхшы, ир-атлар белән бертигез, намуслы эшли. Бернинди ташламалар һәм өстенлекләр сорамый. Полиция хезмәткәре буларак, ул көчле ихтыярлы, энергияле һәм үҗәт. Хатын-кыз буларак тирә-юньдәгеләрнең күңелен сөйкемлелеге белән яулап ала. Кайвакыт җәнҗал куптаручылар формадагы ир-атларны бөтенләй ишетмиләр, ә хатын-кыз белән тыныч сөйләшә алалар. Полиция сержанты Җәләлетдинова хокук бозучыларга карата беркетмә төзегәндә, беркем дә каршылык күрсәтми. Римма аны тыныч кына төзи, ә тоткарланганнар аның сорауларына елмаеп җавап бирәләр. Полицейский булып хезмәт итүче кызның көче коралда гына түгел, ә матурлыгында, мөлаемлылыгында, — дип үз хезмәткәре турында сөйли взвод командиры, полиция капитаны Артем Зиновьев. — Өстәвенә, башка хезмәткәрләр дә аннан калышмаска тырышалар. Смена тәмамлангач, Римма башкарылган эш турында рапорт тапшырганда ачыкланган бозулар аларныкына караганда күбрәк булса, әлбәттә, оят. Алар үз дәрәҗәләрен төшермәскә тырышалар. Гражданнар белән ул үзен һәрвакыт тыныч, әдәпле тота, әмма буйсынмасалар, физик көч тә куллана ала.

Укыту үзәген полиция сержанты Җәләлетдинова хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне, укуда ирешкән уңышлары өчен грамота белән тәмамлый. Үзләштергән белемнәр эшкә ышаныч өсти.

Бер кизү тору вакытында кизү частеннән йортларның берсендә хатын-кызны, пычак белән янап, өйдәше кыйнавы турында хәбәр керә. Шушы адрес буенча килеп җиткәч, исерек хәлдәге ир-атның үзен агрессив тотуын күрәләр, хезмәткәрләрне ул өенә кертми. Сөйләшкәннән соң бер мизгелгә тынычлана. Әмма хатын-кыз гариза яза башлауга, ир-ат кабат агрессия күрсәтә башлый, берничә тапкыр хатын-кызның кулыннан кәгазьне йолкып ала, полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтә. Шул вакытта физик көч кулланып, гауга күтәрүче ир-атны полиция бүлегенә җиткерү турында карар кабул ителә. Алга таба административ беркетмәне рәсмиләштерүдән кала, аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 319нчы маддәсе «Вазифаи бурычларын үтәгәндә хакимият вәкилен ачыктан-ачык мыскыллау» буенча материал туплыйлар.

Хезмәт иткәндә курыккан вакытлар буламы дигән сорауга Римма профессионаллар белән эшләвен һәм үз хезмәттәшләренә тулысынча ышануын, әмма кайвакыт, әлбәттә, куркыныч булуын әйтә.

— Кыш көне урман полосасында кеше кулының бер өлеше табылуы турында мәгълүмат килде.

Башка гәүдә өлешләре дә якында булырга тиеш иде. Оператив хезмәткәрләр тарафыннан һәлак булган хатын-кызның шәхесе билгеләнде, аның улы шул җинаятьне кылуда шикләнелде. Улын эзләп, өйләренә баргач, безнең алда куркыныч күренеш пәйда булды: өй эче кан белән тулган, бүлмәдә кеше гәүдәсе кисәкләре ауналып ята. Безгә боларның барысын да җыеп, моргка алып барырга туры килде. Әлбәттә, шулкадәр каннан башым әйләнде, мондый вәхшилекне беренче тапкыр күрдем, — дип искә ала Римма Җәләлетдинова.
Кыз наркоманнар белән еш эшләргә туры килүен сөйләде. Бервакыт ике яшь кешенең наркотиклар сатып алганнары һәм аны яшерен җирдән алып китәргә тиеш булулары турында мәгълүмат килә.

— Хезмәттәшем белән, гади киемгә киенеп, күзәтү алып бардык. Шикләнелүчеләр наркотикларны яшеренгән җирдән алганнан соң, аларны тоткарларга карар ителә, әмма эзәрлекләнүчеләрнең берсе шикләнә һәм матдә салынган пакетны ташлый, икенчесе яшерен урынның координаталары булган телефонны ватарга өлгерә. Тикшерү-оператив төркемне чакырттык. Бүлектә тоткарланганнар күрсәтмәләр бирә башладылар, — дип билгеләп үтә полиция сержанты.

Сүз уңаенда, Римманың әнисе, бердәнбер кызының полициядә хезмәт итәргә теләвен белгәч, каршы була, ләкин аңа кызының карарын хупларга туры килә.

— Хәзер горурлана. Артка чиген­мәвемне, эшне җиренә җиткереп башкаруымны, зарланмавымны, үз урынымда булуымны һәм миңа коллективның һәм эшемнең ошавын күрә, — ди Римма.

Кызның планнары зур: быел Казан юридик университетына укырга керергә һәм, мәсәлән, тикшерү бүлегендә хезмәт итүне дәвам итәр өчен, югары белем алырга уйлый. Ләкин Римманың сүзләренә караганда, патруль-пост хезмәте — ул бәһасе булмаган тәҗрибә, полиция тормышы мәктәбе.

Полиция сержанты Римма Җәлә­летдинова көчле характерлы сөйкемле кыз, ул җинаятьчеләр алдында каушап калмый. Иң мөһиме — Риммада бу дөньяны бераз булса да яхшырак итү теләге зур. Чын күңелдән планнарының һәм хыялларының тормышка ашуын телибез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев