Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә бүләк ясады

Ул «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» район басмаларының 22 нөсхәсенә язылу рәсмиләштерде

Яңа ел алдыннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов авыр тормыш хәлендә булган мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә бүләк ясады. Ул алар өчен 2023 елның беренче яртыеллыгына «Чистай хәбәрләре», «Чистопольские известия» район басмаларына язылуны рәсмиләштерде.

Депутат фикеренчә, район газетасы – шәһәр һәм авыллар тормышы турында актуаль мәгълүмат бирүче эксклюзив чыганак.

– Хәзерге вакытта кешеләр ышанычлы һәм дөреслеккә туры килгән мәгълүматка мохтаҗ. Ә рәсми массакүләм мәгълүмат чаралары булган район басмаларында ул һәрвакыт бар. Һәм минем нинди дә булса сәбәпләр аркасында җирле газетага язылырга, аның укучылары булырга өлгермәгән Чистай районында яшәүчеләргә бүләк ясыйсым килде, – диде Олег Викторович.

2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә. Язылуны берничә ысул белән: почта элемтәсе бүлекчәләрендә; интернетта Россия Почтасы сайтында яки мобиль кушымтада; хат ташучыны 5-43-39 телефоны буенча өйгә чакырып, рәсмиләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев