Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада тояклы хайваннарның кайбер төрләренә ау сезоны тәмамлана

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада пошига һәм кыр кәҗәсенә ау сезоны тәмамлануын хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: тояклы хайваннарны аулап алу турындагы белешмәләр рөхсәт алган урынга хайванны аулап алганнан соң 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Әгәр дә хайван аулап алынмаган булса, мондый белешмәләрне аулау срогы тәмамланганнан соң 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.

Аулап алыган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмау яисә вакытында тапшырмау гражданны 1 елга теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, аулап алынган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмаган яисә вакытында тапшырмаган өчен РФнең Административ хокук бозулар кодексында җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев