Республика халкын яшенле яңгыр һәм җилнең көчәюе турында кисәттеләр
...
Иртәгә, 11 июньдә, көндез һәм кичен Татарстанда яшенле яңгыр һәм җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә. Урыны белән боз явуы ихтимал.
«Урамда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны караучысыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Гадәттән тыш хәлләрдә 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев