Республика профсоюзлары Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җибәрделәр
...
Бу көннәрдә «Бердәм Россия»нең 38нче гуманитар колоннасы формалаша. Шәһәр хакимияте мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе аппараты хезмәткәрләре генератор һәм балалар өчен подгузниклар сатып алганнар.
Гуманитар ярдәм тапшыруда «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.
Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе, «Бердәм Россия белән минем карьерам» партия проекты координаторы Елена Кузьмичева якын арада җибәреләчәк гуманитар йөкне шәхсән үзе тапшырды.
Татарстан профсоюзлары ярдәменнән тыш, Лисичанск һәм Рубежныйда яшәүчеләргә төзелеш материаллары һәм эш кораллары, эчә торган су, җиһазлар, генераторлар, сезонлы яшелчәләр, көнкүреш химиясе, балалар ризыклары һәм подгузниклар, шулай ук китаплар җибәрү планлаштырыла.
Гадәттәгечә, гуманитар ярдәмне җыю һәм төяү «Бәхетле» компаниясе складында аның генераль директоры, Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Мөслим Латыйпов ярдәме белән оештырыла.
Гуманитар ярдәм колоннасын җибәрү июнь аенда булыр дип планлаштырыла.
Чыганак: «Вести Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев