Республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясыйлар
Татарстанда мәктәп укучылары арасында фән олимпиадаларының республика этаплары дәвам итә. Анда безнең районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары да актив катнаша. Күп фәннәр буенча Чистай укучылары призлы урыннар яулыйлар.
«Олимпка юл» республика олимпиадасы
Шулай, физика буенча олимпиадада 3нче номерлы гимназия укучысы Родион Панин җиңү яулады. 1нче номерлы лицейдан Лия Җамалетдинова һәм 3нче номерлы гимназиядән Дмитрий Романов призерлар булдылар. Химия буенча олимпиадада берьюлы дүрт чистайлы призлы урыннар яулады. 1нче номерлы лицейдан Полина Волостнова, 3нче номерлы гимназиядән Виталина Назарова, 1нче номерлы мәктәптән Артур Дегтярев һәм 1нче номерлы гимназиядән Дмитрий Купцов яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Безнең укучыларыбыз инглиз теле буенча олимпиадада да районыбыз данын лаеклы якладылар. 1нче номерлы лицейдан Тимофей Денин, Кәрим Мөхетдинов, Лия Җамалетдинова, шулай ук 1нче номерлы гимназиядән Софья Карманова призерлар булдылар. Математика буенча да нәтиҗәләр сөендерә. Бу фән буенча олимпиадада 3нче номерлы гимназия укучысы Родион Панин җиңүче булып танылды. Әлеге белем бирү учреждениесенең тагын бер укучысы Дмитрий Романов, 1нче номерлы лицейдан Ян Идрисов һәм 1нче номерлы гимназиядән Диләрә Садриева кебек үк, призер булды.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы
3нче номерлы гимназия укучысы Ангелина Кондрашина рус теле буенча олимпиадада призер булды. 1нче номерлы лицей укучылары әдәбият буенча да уңышларга ирештеләр. Шулай, олимпиадада Маргарита Пьянова җиңүче булды, ә призер – Арина Штанова. Физика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында 3нче номерлы гимназия укучысы Родион Панин призлы урын алды. «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне буенча 1нче номерлы лицей укучысы Софья Савельева һәм 1нче номерлы мәктәп укучысы Светлана Сидорова призерлар булдылар.
Укучыларны һәм аларның укытучыларын яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез! Фотоларны түбәндәге фотогалереядә карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев