Республика көне белән!
Хөрмәтле якташлар! Ихлас күңелемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм гражданнар җәмгыяте ныгуны, гореф-гадәтләребезне, рухи һәм мәдәни мирасыбызны сакчыл саклаучы күпмилләтле өлкәбездә тынычлык һәм килешүчәнлекне гәүдәләндерүче бәйрәм ул.
Безнең яраткан Татарстаныбыз — көчле, бай, һәрдаим үсештә булган төбәк. Ул башка төбәкләр арасында төрле юнәлешләр буенча лидер булып тора.
Безнең Чистай районы да актив рәвештә үсә. Яңа йортлар, социаль әһәмияттәге объектлар сафка баса, инфраструктура үсә. Ел саен бездә мәдәни ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен заманча җәмәгать киңлекләре барлыкка килә.
Безнең республиканың төп байлыгы — аның кешеләре, без барыбыз да бергә! Һәркайсыбыз район, шулай ук республика үсешенә үзеннән өлеш кертә. Барыбыз да бергәләп без киң күләмле проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.
Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, уңышлар, ныклы сәламәтлек телим! Татарстан халкы хакына безнең республикабыз чәчәк атсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев