Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика ярышларында Чистай йөзүчеләре 13 алтын, 7 көмеш һәм 16 бронза медаль яуладылар

«Лидер» спорт мәктәбе чираттагы тапкыр бөтен Татарстаннан катнашучыларны каршы алды. «Кама аръягы лидеры» йөзү буенча республика ярышларына рекордлы санда — 600гә якын кеше җыелды!

Йөзүчеләр республиканың 11 районын һәм шәһәрен: Чистай, Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Әлмәт, Балтач, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Азнакай һәм Нурлатны тәкъдим итте.

— Чистайда мондый ярышлар 2016 елдан бирле үткәрелә һәм шул вакыттан башлап алар шактый көч алды. Башка шәһәрләрдән кунаклар «Лидер»га бик теләп киләләр, аларга монда ошый. Спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе дә елдан-ел югарырак була бара. Кагыйдә бозулар булмый диярлек. Йөзүчеләр, нигездә, фальстартка (сигнал биргәнче старт) юл куя, — дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Лев Камешков.

Лев Алексеевич «Лидер» спорт мәктәбе директоры Венера Уразгильдиевага рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм барлык катнашучыларга сәламәтлек һәм ярышларда җиңүләр теләде.
2008-2015 елларда туган егетләр һәм кызлар йөзүнең 5 төрендә: брасс, баттерфляй, ирекле стильдә, аркада һәм комплекслы йөзүдә ярыштылар. Ярышлар динамик рәвештә узды.
3-6 кешелек төркемнәр стартка үттеләр һәм үзләренең йөзү юлларына бастылар. Алар бар игътибарларын йөзәчәк юлларына юнәлттеләр. Хөкемдарның: «Стартка!» — дигән командасы яңгырады һәм шунда ук көчле сызгыру тавышы ишетелде.

Бассейн залында тренерларның йөзүчеләрне бар көчләренә дәртләндергән тавышлар ишетелде, бу йөзүчеләргә дистанцияне тизрәк үтәргә ярдәм итте.
Йөзүчеләрнең әти-әниләре спорт залында булган хәлләрне күзәтеп тордылар. Махсус алар өчен ярышлар күрсәтелеп барган зур экран куелган. Бәхетле әниләр һәм әтиләр балаларының уңышларын кызыксынып күзәттеләр.

Кайбер ата-аналар ярышларны балконнан карадылар. Пыяла артында аларның шат тавышлары ишетелмәсә дә, шат йөзләрен күрергә мөмкин иде.

Кайбер катнашучылар йөзгән арада, икенчеләре стартка әзерләнә тордылар. Мәсәлән, эскәмиядә башка катнашучылар белән бергә Чистайдан йөзүче Ранэль Гыйбадуллин үз чиратын көтә иде. Ул 6 яшеннән йөзү белән шөгыльләнә һәм республика ярышларында беренче тапкыр гына катнашмый. Малай бераз дулкынлана, ләкин тренер аны тынычландыра.

Ранэль 2012-2013 елларда туган балалар категориясендә 200 метр аралыкта брасс дисциплинасында ярышкан бердәнбер Чистай йөзүчесе. Дистанцияне узгач, малай тәэсирләре белән уртаклашты.

— Ярышларга кадәр мин үз өстемдә күп эшләдем. Язгы каникулларда көненә 2шәр тапкыр күнегүләр ясадым, 5-6 километр йөздем, — диде Ранель. — Бу юлы катнашучылар бик көчле булып чыкты. Ярышлар тагын нәрсәгә омтылырга кирәклеген аңларга мөмкинлек бирде.

Ярышлар шулай ук Камилә һәм Самирә өчен дулкынландыргыч узды. Кызлар ирекле стильдә 100 метрга ярыштылар. Алар һәркемгә үз тизлеген һәм чыдамлыгын күрсәттеләр.

— Мине шатлыклы хисләр биләп алды, барысы да бик ошады. Авыр булды, әмма мин булдыра алдым, — ди Самирә Фәсхетдинова. — Йөзү белән 5 ел шөгыльләнәм һәм үз тәҗрибәмдә ярышларга әзерләнүнең никадәр авыр булуын беләм, чөнки көненә берничә тапкыр тренировкага йөрергә кирәк. Ләкин ярышлардан соң хезмәтеңнең юкка булмавы белән горурланасың һәм җиңеллек тоясың.

— Мин 4 ел йөзү белән шөгыльләнәм һәм миңа бу спорт төре бик ошый. Ярышларда беренче тапкыр гына катнашмыйм һәм призлы урыннар яулыйм. Бу юлы көндәшләр көчле иде. Аларны узып китәр өчен бар көчемне куярга туры килде, — диде Камилә Кадыйрова.

Ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чистай спортчылары 13 алтын, 7 көмеш һәм 16 бронза медаль яуладылар! Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары Сергей Николаевич һәм Светлана Ильиничнаны котлыйбыз.

Безнекеләрне бел!
Малайлар (алтын)
Равил Әхмәтов — 50 м аркада
Әмир Кадыйров — 100 м аркада
Даниил Хуртин — 200 м аркада
Артем Камбулов — 100 м брасс
Ростислав Дарьин — 100 м комплекслы йөзү
Кызлар (алтын)
Ева Сабирова — 50 м ирекле стиль
Ева Титова 100 һәм 200 м ирекле стиль, 100 м баттерфляй, 100 м комплекслы йөзү
Динара Чабдарова — 200 м ирекле стиль
Индира Ханзаффарова — 50 һәм 100 м аркада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев