Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызда яңа мәчетләр сафка баса

Бер мәчет шәһәрдә, икенчесе Йолдыз поселогында төзеләчәк

Чистай районында әлеге мәчетләрне төзү эшләре дәвам итә. Алар шәһәр халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелә.

«Чистай-информ» корреспондентлары әлеге мәчетләр төзелә торган урында булдылар, дин вәкилләре белән очраштылар. Алар исә төзелеш һәм алдагы эшләр турында сөйләделәр.

 

Уң якта - чиркәү, сулда - мәчет

Бер мәчет шәһәрнең төнь як-көнбатышында, Энгельс урамында төзелә. 2019 елның декабрендә мөхтәсибәт вәкил ләре сәгать заводы поселогында һәм яңа микрорайонда яшәүчеләр белән очраштылар. Аның барышында яңа мәчетнең төзелеш мәсьәләләре тикшерелде.

– Очрашу барышында без халыктан яңа мәчет төзелеше турында фикерләрен белештек: әлеге мәчет бу микрорайонда кирәкме икән? Барысы да аны төзүне хуплады. Шул вакытта мәхәллә кешеләре аның имам-хатыйбын да сайлап куйдылар, ул Рәдиф хәзрәт Фәттахов, – дип сөйли Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.

Аның сүзләренә караганда, мәчетне төзү урыны очраклы гына сайланмаган.

– Без күпмилләтле республикада яшибез. Безнең районда да иңне-иңгә куеп төрле милләт, төрле дин кешеләре яши. Шуңа күрә дә үз гамәлләребезне хакимият, епархия белән килештереп, без чистай православие храмы янында мәчет төзергә булдык. Шулай итеп, мәчет төзелеп беткәч, шәһәргә килеп кергәндә бер яктан мәчет, икенче яктан православие храмы каршы алачак, – дип билгеләп үтте мөхтәсиб.

Әлеге төзелүче мәчет Текә Тау поселогындагы мәчетне дә кертеп, җиденче мәчет булачак. Шул уңайдан без әлеге мәчеткә йөрүчеләр булырмы, ул үз вазифасын үти алырмы, дип кызыксындык.

– Моннан берничә еллар элек шәһәрдә бары бер генә мәчет иде. «Иман» мәчетен төзи башлаганда барысы да «Нур» мәчетенә йөрүче калмас дип курыктылар. Әмма, Аллаһка шөкер, ике мәчет тә кирәкле, икесенә дә йөрүчеләр табылды. Аннары башка мәчетләр дә төзелде, алар да тулы. Бүгенге көндә барлык мәчетләрдә дә актив эш бара, балалар һәм өлкәннәр өчен дәресләр, лекцияләр, төрле дини чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Бу мәчет тә буш торыр дип уйламыйм, чөнки микрорайон яңа, биредә халык күп яши. Кайбер кешеләрнең күрше микрорайоннарга йөрергә мөмкинлеге дә юк бит. Ә биредә мәчет янәшәдә үк булачак, – дип үз фикерләре белән уртаклашты мөхтәсиб.

Аның әйтүенчә, астагы катта тәһәрат алу бүлмәсе, укыту бүлмәләре урнашачак. Беренче катта зур фойе һәм ир-атлар өчен гыйбадәт залы булачак. Аның өстендә хатын-кызларга намаз уку өчен балкон урын алачак.

Төзеләчәк мәчет урынында төзелеш эшләре узган елның җәендә башланган иде. Июньдә чокыр казыдылар, бинага фундамент салдылар. Бүгенге көндә монолит конструкциясе тулысы белән эшләнде. Озакламый кирпечтән стеналар өелә башлаячак.

– Мәчет зур һәм матур булачак. Күп нәрсә финанска бәйле булуга карамастан, без эшләрне туктату ягында түгел. Бүгенге көндә кирпечләр кайтарттык, гөмбәз һәм ике минарет буенча коммерцияви тәкъдим көтәбез. Мәчет тулысы белән халык акчасына салына. Мәхәллә кешеләренә, иганәчеләргә, хәйриячеләргә, әлеге изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Быел стеналарын өеп бетерергә, түбәне ябарга, гөмбәз һәм минаретларны торгызырга ниятлибез.

Чистайлылар яңа мәчеткә «Фатыйха» дип исем бирделәр.

– Мәчетнең исеме ике мәгънәле. Беренчедән, Фатыйха сүзе гарәпчәдән ачучы дигән мәгънәгә ия. Чистай читендә төзелгән мәчет шәһәргә керү юлын ача. Икенче мәгънәсе – «фатыйха бирү». Безнең традицияләр, тәрбия безне әти-әниләребезнең фатыйхасын алып яшәргә өйрәтә. Шәһәрдән читкә киткәндә, озын юл алдыннан кеше юллары уң булсын, эшләре хәерле булсын дип фатыйха алырга, мәчеткә керергә, гыйбадәт кылырга тиеш, – дип ассызыклады Мөхәмммәт хәзрәт.

Әлеге мәчетне төзергә үзеннән өлеш кертергә теләү челәр 8-937-281-36-36 номеры буенча шалтырата алалар.

 

Мәчетне барлык авыл белән төзиләр

Йолдыз авылында мәчет төзү идеясе белән авыл халкы чыга. 2016 елда гражданнарның чираттагы җыенында бу хакта тәкъдим була.

– Халык тәкъдименә Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков та колак сала һәм халыкка берничә җир учстогын тәкъдим итә. Гомуми җыелышта мәчетне поселокка керү җирендә

төзергә дигән фикергә киләләр. Актив кешеләр, алар исәбендә Альмира Шәрифуллина һәм Нәфисә Җамалетдинова да бар, документлар әзерли башлыйлар, шул ук вакытта имам да сайларга кирәк була. Алар мөхтәсибәткә мөрәҗәгать итәләр. Мин шул вакытта нәкъ менә мәчеттә, Мөхәммәт хәзрәт бүлмәсе янында идем. Мөхәммәт хәзрәт мине тәкъдим итте һәм мин ризалаштым. Мәхәллә кешеләре дә минем кандидатурамны хупладылар, – дип сөйли төзелүче мәчетнең имам-хатыйбы Госман хәзрәт Хәкимов.

2017 елда символик рәвештә нигез салу тантанасын үткәрә ләр, ә 2019 елда фундамент салына.

– Проект буенча бина кир печтән, цоколь каты да булачак. Халык бина эчендә дәресләр үткәрү өчен, шулай ук бәйрәм һәм искә алу ашларын, йолаларын үткәрү өчен урын булдыруны сорый. Алар барысы да цоколь катта урнашачак. Ә беренче катта гыйбадәт кылу залы булачак, – дип билгеләп үтә Госман хәзрәт.

Әмма 2020 ел үзенең төзәт мәләрен кертте, төзелеш эшләре туктап торды. Төзелешне 2021 елда гына дәвам итәргә насыйп булды. Бүгенге көндә стеналары кирпечтән өелеп бетте инде. Барлык эшләр дә этаплап бара, барысы да акча белән бәйле.

– Халык бу изге эшне күтәреп алды. Йолдыз авылында төрле милләт, төрле дин кешеләре яши. Алар барысы да мәчетне торгызуда ярдәм итәләр. Без бертуктамый яңа мәчет урынында өмәләр үткәрдек, элек файдаланылган кирпечләрне сүттек һәм һәрвакыт бу эштә поселокта яшәүчеләр: ир-атлар, хатын-кызлар, балалар катнашты. Авыл җирлеге башлыгы даими рәвештә тракторда килә һәм авылдашларына ярдәм итә, – дип авыл халкының бердәмлеге турында сокланып сөйли Госман Хәкимов.

Әмма аның сүзләренә караганда, авыл халкының көче белән генә мәчетне бу стадиягә җиткереп булмас иде. Бу эшкә шәһәр халкы да, шулай ук республиканың башка районнарында яшәүче якташлар да үзләреннән шактый өлеш кертә.

– Мәчетне торгызуда күп кенә предприятие җитәкчеләре техника, төзелеш материаллары белән ярдәм иттеләр. Алар арасында Марат Гобәев, Марат Харисов, Халит Гарифуллин, Насыйх Миңнегалиев, Сергей Жуков, Тәлгать Әхмәтҗанов һәм башкалар бар. Шулай ук башка эшмәкәрләр дә саллы гына өлеш керттеләр. Алар арасында бер мөселман хатын-кызы да бар, башка бик күпләр кебек үк ул да исемен атамауны үтенде, – дип билгеләп үтә минем әңгәмәдәшем.

Госман хәзрәт епархия вә кил ләре белән тыгыз элемтәдә булуларын һәм үзара ярдәмләшүләрен аерым билгеләп үтте.

– Кирпечләргә заказ биргәндә һәм стеналарны өйгәндә авырлыклар туды: заказлар саны күп булу сәбәпле, материалларны ай буе көтәргә туры килде. Шул вакытта мин Алексеевск районы благочинные Павел Чурашовка мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәме белән бер атна эчендә материал китерделәр һәм хәтта ташлама да ясадылар, – дип зур хөрмәт белән сөйли Госман Хәкимов.

Алда түбәне монтажлау, минаретны торгызу, коммуника цияләр ясау, бизәкләү һәм башка эшләр тора. Әмма алар барысы да халык ярдәме белән генә тормышка ашырылачак. Әлеге изге эшкә үзләреннән ярдәм итәргә теләүчеләр 8-927-457-51-74 телефоны бунча мөрәҗәгать итә алалар.

Дин әһелләре битараф булмаган кешеләр ярдәме белән тиз арада мәчетләр төзелеп бетәр һәм мәхәллә кешеләре өчен ишекләрен ачар дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев