Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Районның төрле күрсәткечләр буенча үсеш темплары яхшы»

Хисап тоту сессиясендә Чистай районының социаль-икътисади үсешенә йомгак ясадылар.

 

«Чистай» мәдәни үзәгендә Чистай районы Советының ундүртенче утырышы узды.

Анда Татарстан Премь ер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының террито рияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Наил Мөхәм мәтшин, хокук саклау органнары вәкилләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Әлеге депутат сессиясе хисап тоту сессиясе булды, чөнки ул районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланды.

Сессия башланыр алдыннан кунаклар игътибарына «Чис тай» мәдәни үзәге фойесында Чистай предприятиеләре, эшмәкәрләре, үзмәшгульләр продукциясе һәм белем бирү учреждениеләре казанышлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Роман Александровичка балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә кулланыла торган цифрлы технологияләрне күрсәттеләр.

Авыл хуҗалыгы предприя тие ләре продукциясен күрсәтеп, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский узган ел районның тулай ашлык җитештерү буенча республика лидерларының бишлегенә керүе, район агрокомплексы предприятиеләренең алга таба нинди юнәлешләрдә эшләргә планлаштырулары турында сөйләде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары шулай ук Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының Чистай филиалы, сыра заводы, икмәк заводы, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары, «Реглан» укыту-җитештерү предприятиесе, Чис тай районы үзмәшгульләре продукциясе белән танышты. Төрле оешма вәкилләре үз эшчәнлекләре, эш юнәлешләре, продукцияләрен сату ысуллары турында сөй ләделәр.

«Вектор» радиокомпания сенең генераль директоры озата йөрүендә Роман Шәйхетдинов шулай ук ясалма медицина интеллекты булган заманча мобиль телемедицина комплексында булды. Комплекс заманча флюорограф белән җиһазландырылган, ул халык сәламәтлеген нәтиҗәле массакүләм скрининглау өчен кирәкле тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

Утырышның көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – 2021 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2022 елга бурычлары турында фикер алышу «Чис тай» мәдәни үзәгенең зур залында узды. Бу темага доклад белән район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Ул узган елның район һәм республика тормышында мөһим вакыйгалар белән истә калуын билгеләп үтте.

Дмитрий Алексеевич Дәү ләт Думасына сайлаулар, Җиңү көнен һәм Чистайның 240 еллыгын бәйрәм итүнең ничек узуы турында сөйләде. Үз чыгышында районда актив тормышка ашырыла торган милли проектлар, республика программаларына аерым басым ясады. Дмитрий Иванов билгеләп үткәнчә, тормыш эшчәнлегенең күп кенә өлкәләрендә, шул исәптән икътисадта, уңай динамика күзәтелә.

– Ел саен тулай территориаль продукт үсә бара, 2021 елда бәяләү буенча ул 24,7 миллиард сум тәшкил итте, үсеш темпы – 106,1 процент. Район икътисадына инвестицияләр 5,5 миллиард сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Төяп озатылган продукция буенча да үсеш күзәтелә, – дип ассызыклады район башлыгы.

Дмитрий Иванов шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре эше нәтиҗәләренә, медицина, мәгариф, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдәге казанышларга җентекләп тукталды. Яшьләр һәм ришвәтчелеккә каршы сәясәт, инфраструктура үсеше, сәнәгать, кече һәм урта эшмәкәрлек, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисади үсеш резидентлары турында сөйләде.

– Безнең алда гражданнар ның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа һәм катлаулы бурычлар тора. 2022 ел республикада цифр лаштыру елы дип игълан ителде. Чистай районында муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә күрсәтү процесслары актив формалаша. Быел бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Депутатлар корпусы, чистайлылар һәм шәхсән үз исемемнән барлык дәрәҗәдәге депутатларга, шулай ук республика җитәкчелегенә районның социаль-икътисади үсешенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм, – диде Дмитрий Иванов, чыгышын тәмамлап.

Утырышта катнашучыларны «Вектор» радиокомпаниясенең эшчәнлеге белән предприя тиенең генераль

директоры Виктор Классен таныштырды. Ул компаниянең яңа проектлары һәм казанышлары турында сөйләде.

– Безнең предприятие – компанияләр төркеме, аларның өчесе – «Сколково» резидентлары, ә берсе – «Чис тай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты. Алар барысы да чистайлыларның кадрлар потенциалына нигезләнә, ягъни предприятиедә эшләүче барлык инженерлар – КАИ-КНИТУның «Восток» филиалын тәмамлаучылар. Узган ел безнең өчен юбилей елы булды, радиокомпания оешуга 35 ел тулды. Аның нәтиҗәләре буенча, предприятие сату күләменең 2, 3 тапкырга артуын күрсәтте, – дип билгеләп үтте Виктор Иванович.

Мөслим авыл җирлеге эше турында аның башлыгы Ландыш Хәбибуллина сөйләде.

Ул советның һәм авыл җирлеге башкарма комитеты ның төп максаты булып авылда яшәүче кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү торуын билгеләп үтте. Бу мәсьәләдә аерым игътибар социаль-үсешнең төрле ресублика программаларына юнәлдерелгән. Ландыш Зариф кызы авыл җирлегенә керүче социаль учреждениеләр, фермерлар, авылны төзекләндерү буенча эшләр турында сөйләде.

– Гражданнарның актив катнашуы белән Мөслим, Бахта авылларындагы барлык юлларга вак таш җәелде, суүткәрү торбалары ремонтланды һәм алыштырылды. Әле алда шактый эшләр тора, Мөслим авылында суүткәргеч торбасын алыштырасы, поселок эчендәге юлларны ремонтлыйсы бар. Без шулай ук “Чиста су” република программасы кысаларында Бахта авылында суүткәргеч салырга планлаштырабыз, – дип ассызыклады Ландыш Хәбибуллина.

– Утырышта катнашучылар алдында Роман Шәйхетдинов та чыгыш ясады. Ул Чистайны технологик җитештерү территориясе дип атады һәм узган ел нәтиҗәләре буенча районның социаль-икътисади күрсәткечләренең үсеш темплары яхшы булуын билгеләп үтте.

–Предприятиеләргә ярдәм итүче эшмәкәрләргә һәм район башлыгына рәхмәт әйтәсе килә. Районның шәхси капиталга инвестицияләр, тулаем продукция, яңа эш урыннары буенча, шулай ук агросәнәгатьтә яхшы үсеше күзәтелә. Инновацияле җитештерү үскәнен күрәбез. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүче булып алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе тора. Алда да бурычлар күп әле. Чистай үз алдына куйган бурычларын уңышлы хәл итәр дип ышанабыз. Моның өчен потенциал, ресурслар, мөмкинлекләр җитәрлек, – дип билгеләп үтте ТР премьер-министры урынбасары.

Утырыш азагында шәһәр һәм район үсешенә өлеш кертүче ләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Премьер-министр урынбасары эшлекле визиты кысаларында шәһәрнең тагын бер эре предприятиесендә – «Восток» Чистай сәгать заводында булды. Сәгатьчеләрнең эше белән Роман Александровичны предприятие директоры Иван Грачев таныштырды. Производствоның һәр цехында үз кагыйдәләре, ә иң мөһиме – һәр җирдә эш кайнап тора... Премьер-министр урынбасарына эш процессы гына түгел, механик кул сәгатьләренең күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев