Районда язгы кыр эшләре башланды!
Басуга беренчеләрдән булып «Чистай» агрофирмасы хуҗалыгында чыктылар.
Бүгенге көндә бу хуҗалыкта уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре алып барыла.
Шулай ук «Хузангай», «Мөкатдисов», «Родник» хуҗалыкларында да күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Гомумән, район буенча 550 гектарда – күпьеллык үләннәр һәм 2000 гектардан артык җирдә уҗым культуралары тукландырылган.
Эшләр дәвам итә.
Фотолар Дмитрий Ивановның телеграм-каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев