Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы журналистлар сорауларына җавап бирде

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җирле масса- мәгълүмат чаралары вәкилләре - «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы, «Татарстан -24» корпункты җурналистлары белән очрашу үткәрде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре икътисадка, социаль программаларга, төзекләндерүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирделәр.
Район башлыгына юлланган беренче сорау «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе һәм индустриаль парк үсешенә кагылды.
Бу юнәлештә эш актив алып барыла. Хәзерге вакытка өч резидент якланды, икесе министрлыкларда яклау көтә. Индуст­риаль парк территориясендә һәм шәһәр эчендә булган унга якын предприятие бизнес-планнар эшлиләр, – дип билгеләп үтте Дмит­рий Иванов. – Салым буенча ташламалар – иң зур өстенлекләрнең берсе, аларны «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе тәкъдим итә. Шуңа күрә әле теләүчеләр күп, алар белән сөйләшү алып барыла.
– Берничә ел элек Чистай «Кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләре» федераль прог­раммасына керде. Бу юнәлештә эш ничек бара?
– Хәзер барлык документлар да Россиянең Мәдәният министрлыгында. Алар БРИКС банкы белән килешүләр турында сөйләшүләр алып баралар. Ел башында подрядчик­лар җыю планлаштырыла. Шуны да истә тотарга кирәк, болар тарихи объектлар, шуңа күрә эш җиңелләрдән түгел. Әмма проект старт алды инде. БРИКС банкы вәкиле Чистайда программаны тормышка ашыруга финанас бүлеп бирелүен раслады.
– Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы төгәлләнде. Шуңа охшаш программалар тагын булачакмы, чөнки аварияле торакта яшәүчеләр күп бит әле. Хуҗаларсыз калган авария хәлендәге йортларның язмышы нинди?
– Авария хәлендәге торак­лар программасының вакыты чикләнмәгән дип игълан ителде. Йортның авария хәлендә булуын раслаучы документлар, яшәүчеләрнең ризалыгы булганда йорттагылар күчереләчәк. Әмма практика күрсәткәнчә, кешеләр моңа аерым теләк белдермиләр. Әгәр дә торак муниципаль милектә булса, ул яшәүчеләргә социаль найм буенча бирелә, ә фатир үзләренең милеге булган очракта аларга ипотека алырга яисә торакны арендага алырга туры килә.
Күчерелгән йортларга килгәндә исә, хәзер документлар рәсмиләштерү бара. Йортны сүтәр өчен төзелеш министрлыгыннан рөхсәт булу кирәк. Әмма йортларның бер өлеше – мәдәни мирас объектлары булып саналучылар сүтелмәячәк. Аларны сатулар үткәреләчәк, яңа хуҗалары бинаны төзекләндерергә тиеш булачак.
– Укуны тәмамлагач, яшьләр эш юклыкны сәбәп итеп, башка шәһәрләргә күчеп китә. Эш урыннары булдыру өчен ниләр эшләнә?
– Әгәр яшь кеше мегополиска укырга китсә, билгеле, безнең шәһәргә әйләнеп кайтуы авыр булачак, биредә хикмәт эш урыннарында гына да түгел. Быел 700 яңа эш урыны булдырылды. Яңа предприятиеләрдә югары эш хакы, заманча жиһазларда эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр таләп ителә. Бу нәкъ менә яшьләр өчен.
Җурналистларны сәла­мәтлек саклау өлкәсендә шәһәребезнең медицина учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсе дә кызыксындырды.
– Бүгенге көндә сәламәт­лек саклау өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш 53 процент тәшкил итә. 2015 елдан 2018 елга кадәр 67 табиб кайтты. Аларның 11е яшь белгечләр, 5е максатчан программа белән укыды. Бу вакыт эчендә максатчан программа белән укуга 4 кешене җибәрдек, 50/50 прог­раммасы буенча – 11 чыгарылыш сыйныф укучысын. 16 медицина хезмәткәре яшәү шартларын яхшыртты, 3 гаилә грант алды, 18 гаилә арендага торак алды.
– Шәһәрдә яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү планлаштырыламы?
– Беренче чиратта үсеп килүче үзәк район дәваханәсе микрорайонында мәктәп төзү планлаштырыла. Тузган торактан бу районга меңгә якын кеше күчерелде, биредә ипотека буенча йортлар файдалануга тапшырылды. Бирегә якын булган 3нче гимназия укучыларны үзенә сыйдыра алмый. Шуңа күрә әлеге микрорайонда мәктәп төзү мәҗбүри.
Очрашуда яңгыраган сорауларның берсе быел җәен шәһәр урамнарында барлыкка килгән «ятып торучы полицейскийлар»га кагылды.
– Бу беренче чиратта безнең балаларыбызның, якыннарыбызның иминлеге. Нәкъ менә алар ярдәмен­дә безгә шәһәребез урамнарында иң мөһим нәрсәгә ирешергә - аварияләр санын киметергә мөмкин булды, - дип аңлатма биреп үтте Дмитрий Алексеевич.
– Күптән түгел безнең Чистай милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында җиңүче булды.
– Районда төрле дин һәм төрле милләт кешеләрен берләштерү буенча зур эш үткәрелде. Мөселман һәм православие яшьләре үткәргән чаралар, милли мәдәният айлыклары, халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлдерелгән традицион халык бәйрәмнәре, фестивальләр, спорт ярышлары үткәрү – болар барысы да конкурста игълан ителгән проект нигезенә салынган. Бу районның бар структуралары эше, безнең уртак җиңүебез.
– Районда үзара салым программасы тормышка ашырыла. Моның нәтиҗәсе нинди?
– Программа яхшы нәти­җә­ләр һәм күп кенә проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә. Авыл халкы әлеге үзара салым программасы ярдәмендә тормышка ашырылган уңай үзгәрешләрне дә күрде инде. Җыелган акчалар хисабына зират территорияләре төзекләндерелде, юллар ремонтланды һәм аларга вак таш җәелде, урамнарга яктырткычлар куелды, су белән тәэмин итү яхшырды һ. б. лар.
– Агросәнәгать секторында эшләр ничек тора?
– Безнең районда өч эре инвестор: «Джукетау», «Транс-Агро» һәм «Кулон». Предприятиеләрдә эш тот­рыклы, әмма үсү мәҗбүри. Объектив сәбәпләр аркасында бу, билгеле, акрын бара, әмма потенциал начар түгел.
– Карл Маркс урамындагы бульварда эшләр кайчан төгәлләнә? Төзекләндерү буенча тагын кайчан шундый күләмле проектлар көтелә?
– Бульварның ике участогында эшләр төгәлләнде, язын территорияне төзек­ләндерәсе генә кала.
 Хәзер без бульварның калган өлешен төзекләндерүгә отылган грантны тормышка ашырачакбыз. Пристаньны төзекләндерү, яр буендагы җәяүлеләр юлын төзү планлаштырыла. Шулай ук юлларны төзекләндерү буенча да эшләр каралган. Ел саен асфальт катламына 100 миллион, вак таш җәюгә 40 миллион бүлеп бирелә. Соңгы елларда ишегалды территорияләрен тө­зекләндерүгә дә акча бирелә башлады. Әгәр әлеге программа сакланып калса, без шәһәр юлларын берничә елда төзекләндерә алачакбыз.
– 2018 елны Чистай нинди нәтиҗәләр белән озата?
– «Чистай – 2018» үсеш стратегиясе буенча без медицина, туризм, мәгариф һәм индустриядә үсешне күз алдында тоттык. Индустрия буенча алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе, предприятиеләр төзелеше (сыра заводы, тегү фабрикасы һәм башкалар), яңа эш урыннары булдыру яхшы нәтиҗәләр бирә. Туризм үсешенә БРИКС банкы белән хезмәттәшлек үсү, отылган грант юл ача. Заманча жиһазландырылган балалар поликлиникасы ачылу, үзәк район дәваханәсе челтәрен ремонтлау, яңа хатын-кызлар консультациясе ачуга әзерлек безнең өчен бик мөһим. Юлларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды. Безгә инвестицияләрнең 2,8 тапкыр үсешенә ирешергә мөмкин булды. Өч ел эчендә район икътисадына 19,5 миллиард сумлык инвестицияләр туры килде.Быел 10 ай йомгаклары буенча 11 миллиард сумлык товар төяп озатылды, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 миллиард сумга күбрәк. Шулай итеп, Россиядә лаеклы рәвештә иң яхшы дип табылган үсеш программасы уңышлы тормышка ашырыла.
Очрашуны йомгаклап, Дмитрий Алексеевич халык белән хакимият арасында бәйләүче звено булып торучы массакүләм мәгълүмат чараларының җәмгыятьтә мөһим роль уйнавына янә бер кат басым ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев