Район башлыгы вакцинаның икенче компоненты белән прививка ясатты
Шәһәр поликлиникасында Чистай районы башлыгы коронавирустан вакцинаның икенче компоненты белән прививка ясатты. Вакцинаның беренче компоненты ясалган көннән 21 көн узды.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, беренче этап аның өчен шактый җиңел узган.
– Прививка ясатканнан соң хәлсезлек сизмәдем, температурам күтәрелмәде, барысы да гадәттәгечә булды. Икенче этап та уңышлы узар дип өметләнәм, – диде Дмитрий Иванов.
Коронавирус инфекциясеннән прививка ясату кампаниясе башланганнан бирле безнең район өчен бүлеп бирелгән беренче 195 доза вакцинаның беренче компоненты тулысынча файдаланылган. Шушы көннәрдә Чистайга 440 доза күләмендә вакцинаның яңа партиясе кайтарылды.
Коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологына 5-22-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук 5-10-03 телефоны буенча баш табиб урынбасарына да шалтыратырга мөмкин. Үзәк район дәваханәсенең 5-07-89 «кайнар линия» телефоны да эшли. Шалтыратулар эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә. Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләре порталы аша да коронавирустан вакцина ясатуга язылу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев