Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Иванов коронавирус белән авыраучыларны тирәнәйтелгән диспансерлаштыру үтәргә өндәде

Хакимияттә традицион киңәшмә үткәрелде, анда узган атнага йомгак ясалды һәм алдагы җиде көнгә бурычлар билгеләнде.

 

Киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Киңәшмәнең төп темалары булып «Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы һәм оператив хәл булды.

Бүләкләр тапшыру

Киңәшмә тантаналы бүләкләүдән башланды. Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәри берлегенең «COYID-19 пандемиясе белән көрәштә хезмәтләре өчен» истәлек медальләре белән Чистай үзәк район дәваханәсе табибларын бүләкләделәр. Дмитрий Иванов аларны поликлиника эшләре буенча табиб урынбасары Елена Мишкинага, табиб-эпидемиолог Румия Хәсәнҗановага, табиб-инфекционист Эльмира Ярмушевага тапшырды.

«Форпост» хәрәкәте 470тән артык кешене үз эченә сыйдыра

«Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәтенең 2021 ел эчендәге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Лариса Галиева сөйләде. Ул яшьләр хәрәкәтенең 14 яшьтән 25кә кадәрле яшьләрне үзенә берләштерүе турында әйтеп узды. Аларның күбесе Чистай урта һөнәри уку йортлары студентлары, барлыгы 470 кеше. Әлеге хәрәкәтнең өстен юнәлеше булып патриотик тәрбия һәм яшьләр, үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук аларны төрле чараларга, берләшмәләргә, секцияләргә, иҗтимагый берләшмәләргә тарту юлы белән деструктив яшьләр белән эшләү тора. Лариса Николаевна форпостлыларның уңышлары, активистлар үткәрүче һәм актив катнашучы чаралар турында җентекләп сөйләде. Ул бу елга булган бурычлар белән дә бүлеште. Болар – грантларга, конкурсларга, яшьләр проектларына гаризаларны актив төстә формалаштыру, онлайн эшне дәвам итү, шулай ук Чистай районы «Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәте рейтингын саклау.

Сельхозтехниканы ремонтлау төгәлләнде

Агросәнәгать өлкәсендә предприятиеләр эшчәнлеге белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальник урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савым оператив мәгълүматлар буенча 53 тонна тәшкил итә. Бер сыердан уртача савым –12 литр тәшкил итә.Февраль аенда 200 бозау алынган. Авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны, чәчкечләрне, культиваторларны ремонтлау буенча эшләр тулысынча төгәлләнде. Шулай ук районда минераль ашламаларны чыгару дәвам итә.

Шәһәр юлларында 25 юл-транспорт вакыйгасы булган

Узган атнадагы оператив хәл белән Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлек начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Узган атнада 7 җинаять теркәлгән. Сводкада бер мошенниклык, гражданнарның банк картасыннан ике урлау, чит мөлкәтне урлауның 3 факты, элек административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу яисә кабат исерек килеш транспорт белән идарә итү. Шәһәр юлларында 25 юл-транспорт вакыйгасы булган. 339 тәртип бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 223е – юл иминлеге кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, шулар исәбеннән 3 машина йөртүче исерек хәлдә тотылган. Антон Сергеевич билгеләп үткәнчә, районда оператив хәл тотрыклы тыныч кала.

Коронавирус белән авыраучыларга тирәнәйтелгән диспансерлаштыру узарга кирәк

Районда коронавирус белән авыраучылар турында Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы атнада коронавирус белән авырып мөрәҗәгать итүчеләрнең кимүе күзәтелә, әмма инфекциянең аерым билгеләре булмыйча, аеруча «омикрон» штаммы белән авыручыларның артуы билгеле.

– Госпитальдә авыруның катлаулы үтүе белән мөрәҗәгатьләр артуы күзәтелә. Хәзерге вакытта анда 61 пациент дәвалана, шуларның 29ы – чистайлы. 54 кеше 60тан өлкән яшьтә. Мин чис тайлыларны әлеге авыру белән авырап ике ай үткәннән соң тирәнәйтелгән диспансерлаштыру үтәргә чакырам. Чөнки коронавирусны кичерүчеләр арасында тромбоэмболия авыруы белән авыраучылар күзәтелә, – диде Рәис Роберт улы.

– Тирәнәйтелгән диспансерлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар итәргә кирәклегенә басым ясыйм. Әлеге авыруны кичерүчеләргә диспансерлаштыру үтү мөһим, – дип ассызыклады Дмитрий Иванов.

Ә Чистай районының баш табибы Флюра Хәйруллина өстә әйтелгәннәргә өстәп, элеккечә үк профилактик чараларны үтәргә, социаль дистанцияне сакларга, вакцина ясарга кирәклегенә басым ясады.

– Күләмле чаралар урамда кешеләр саны 200дән, ә бина эчендә 100дән артмаган очракта гына рөхсәт ителә,– дип ассызыклады Флюра Сәлим кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев