Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәссамнар үз картиналарында Чистай епархиясенең борынгы чиркәүләрен тасвирладылар

Картиналарда вакыт туктаган кебек. Ачык төсләр, буяулар уены, табигать һәм борынгы корылмалар детальләре — илебезнең төрле почмакларыннан килгән рәссамнар үзләренең эшләрендә боларның барысын да чагылдырдылар.

«Кама таңнары» («Камские зори») дип исемләнгән төбәк­ара пленэр ике атна дәвамында барды. Алексеевск һәм Чис­тай районнары матурлыклары тәэсирендә рәссамнар киндердә борынгы чиркәүләрне, Кама яр буе табигатенең гүзәллеген, киңлекләрен рәсем­гә төшер­деләр.

Әлеге әдәби-агарту проектын Татарстан Республикасы рәссамнары берлеге «Православиеле Россия» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә оештырды. — Пленэр Татарстаннан, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Ярославль һәм Самара өлкәләреннән килгән рәссамнарны берләштерде. Катнашучыларның барысының эшләре дә сокланырлык һәм кабатланмас. Картиналар үзләренең матурлыклары белән пленэр нәтиҗәләре буена Алексеевскида үткән күргәзмә кунакларын да шатландырдылар һәм җәлеп иттеләр. Ул онытылмас тәэсирләр калдырды. Аеруча рәссамнар белән аралашырга күңелле булды. Алар безнең якларда яшәүче кешеләр турында җылы сүзләр әйттеләр сурәтләнгән пейзажга һәм чиркәү архитектурасына сокландылар, — дип билгеләп үтте Алексеевск округы благочинные, Воскресенск чиркәвенең өлкән побы протоиерей Павел Чурашов.

Чистай һәм Түбән Кама епис­кобы Пахомий фатихасы буенча Павел атакай рәссамнарны пленэр барышында озатып йөрде. Кунаклар өчен иҗат итү мәйданчыгы гына түгел, ашату, тарнспорт, чиркәүләр территориясендә яшәү дә каралган иде.

Үз якларыннан рәссамнар аңлатып булмастай илһам­лан­дыручы мохитны билге­ләп үттеләр. Борынгы күренеш­ләрне алар барысын да үз киндерләренә төшерделәр.

Совет һәм Россия галиме, Чувашстанның атказанган рәссамы, педагогия фәннәре кандидаты, профессор Анатолий Данилов бүгенге көнгә кадәр Алексеевск һәм Чистай районнарындагы матурлык тәэсирләреннән айный алмый. Пленэр вакытында ул 20 картина язган. Каләмдәш дуслары белән бер команда булып эшләгән. Бертөсле локацияләргә барырга тырышмаганнар, әгәр дә бер үк чиркәүне тасвирларга туры килсә, аны төрле позициядән ясаганнар.

— Пленэр вакыйгаларга бай булды. Без бик күп матур җир­ләр­дә, борынгы чиркәү­ләрдә булдык. Чистайда үз эшләребездә Изге Никольск соборын яктырттык. Шулай ук Алексеевск районы авылларына — Березовые Гривы, Куркуль, Масловка, Ромодан авылларына бардык, — дип сөйли Анатолий Васильевич.

Рәссамнар мольберт артында эшләү белән генә чиклән­мәгәннәр. Пленэр кысаларында алар «Кайгырту» («Забота») прию­тында да булганнар, малайлар һәм кызлар өчен мастер-класс үткәргәннәр.

— Алар безнең ничек эшләве­без белән кызыксындылар, күп сораулар бирделәр, техникага өйрәнделәр. Балалар белән шатлыклы вакыйгаларны бүле­шергә мөмкинлек туудан алган рәхәтлекне сүзләр белән генә язып бетереп булмый. Мастер-класс тәмамланганда без приютта тәрбияләнүчеләргә картиналар бүләк иттек. Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге аларга башка бүләкләр дә бирде, — дип сөйли Анатолий Данилов.

Чистайда Мәрьям Ана Казан иконасы чиркәвен киндердә рәссам-укытучы Наталья Ларионова ясаган.

— Мин бу проектта катнашуыма бик шат. Барлык илдән килгән рәссамнарның Чистай районында безнең чиркәүләрне ясаулары турында хыялландым. Хыялым тормышка ашты диярлек! Оештырганы өчен Антонина Елисовага зур рәхмәт. Әлеге иҗади кичә епископ Пахомий фатихасы белән башкарылды, — дип тәэсирләре белән уртаклаша Наталья Владимировна. — Без Павел атакай ярдәме белән күпме яңа чиркәүләр, нинди матур җирләр күрдек. Ул безне көн дә үзе озатып йөрде. Беркөнне без Чистайда пленэрда да булдык. Рәссамнар Никольск соборын ясадылар. Бу әле башы гына! Төбәкара пленэр үз алдына төрле максатлар куйды, нигездә — биредә яшәүчеләрнең, туристларның, җәмәгатьчелекнең һәм хәй­рия фондларының борынгы архитектурага ия булган, җиме­релгән корылмаларны торгызу мөһимлегенә кызыксынуларын арттыру.

— Бүгенге көндә рәсем һәм гра­фи­каның үз илебездәге мәк­тә­бе традицияләрен сак­лау һәм үстерү, мәдәни элемтә­ләрне киңәйтү һәм профессионал тәҗрибә уртаклашу, әхлакыйлыкны формалаштыру һәм рәссамнарның әдәби әсәрләр аша мәдәниятне популярлаштыруы мөһим, — дип билгеләп үтте «Кама таңнары» пленэры директоры Антонина Елисова.

Алексеевск благочинниенда Воскресения Христова чиркәве территориясендә пленэр эшләр күргәзмәсенең йомгаклау өлеше булды. Рәссам эшләрен шулай ук «Алексеевские перезвоны — 2023» дип аталган 21нче кыңгыраулар фестивалендә дә күрсәтәчәкләр. Оештыручылар әйтүенчә, бу картиналарны сатып алу мөмкин түгел. Барлык күргәзмәләрдән соң алар Чистай епархиясе карамагында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев