Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан мөбарәк булсын!

Мөселманнар сагынып көткән Рамазан ае 5 майда кояш баеганнан соң башлана. 6 майда Уразага керәбез.

Бу айда Аллаһы нуры, кануны булган Коръән иңә башлады. Бу ай - шатлык-сөенечләр, сабырлык ае. Пәйгамбәребезгә китап иңгән ай. Бу ай догаларыбызның, теләгән теләкләребезнең кабул була торган ае. Кояш баегач, барлык мәчетләребездә дә яп-якты утлар кабына, мөселманнар сөенешеп беренче тәравих намазына киләләр. Якты йөзле, нурлы, чиста, матур итеп киенгән, бер ел буена сагынышкан мөслим-мөслимәләребез очрашып күрешәләр, бер-берсен Рамазан аеның башлануы белән тәбрик итәләр.
Язгы көннәребез күңелләребезгә үзгә бер рәхәтлек бирә, матур, җылы. Тәравих вакытларында мәчетләребез янына күп машиналар җыела, ләкин мәчеттән чыгып, үзебез генә утырып кайтып китмәсәк иде. Тирә-ягыгызгы күз салыгыз, ялгызлар, җәяүлеләр юкмы? Савап эшләргә бик җайлы вакыт. Форсатны кулдан ычкындырмыйча, саваплы гамәлләр кылып, күңел рәхәтлеге кичерсәк иде.
Ифтар мәҗлесләребезгә дә игътибарлы булыйк. Толлар, ятимнәр, авыр матди хәлдә калучылар, юксыллар юкмы? Аларга карата аеруча игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк. Җылы сүзебез, ачык йөзебез белән дә күңелләрен күтәрик, ярдәм кулы сузыйк. Аларның ифтар мәҗлесләрендә булуы, чакыруыбыз теләгән теләкләребез кабул булуга бер сәбәп булсын. 
Хуш киләсең, Рамазан! Һәркайсыбызга исәнлек, саулык, тынычлык, җиңеллекләр белән Рамзан уразасын башкарып чыгу насыйп булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев